Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Балтач ЗАГС бүлеге хезмәткәрләрнә халык ни өчен рәхмәтле

Балтач ЗАГС бүлеге хезмәткәрләрнә халык ни өчен рәхмәтле?

Балтач районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Әхмәтханова Зөһрә Рифкат кызы һәм әйдәп баручы хезмәткәр Нәкыйпова Раушания Линар кызы үз эшләрен яратып, намус белән башкаралар. Вакытларын жәлләмичә һәр кешенең гозеренә, сорауларына зур игьтибар биреп, вакытында җавапларын да бирәләр.

https://baltaci.ru/images/uploads/news/2025/10/21/8cf2b9f312e966aa99725cb6501678bc.jpg

«Безгә килгән кеше рәхмәтләрен әйтеп чыгып китәргә тиеш, без шуның өчен ярдәм итәбез, тырышабыз», диләр алар.

Дәүләт хезмәтләре, юридик хезмәтләр, гаилә кыйммәтләре эшләрендә дә алар күп эшләр башкаралар «Ак калфак», «Ватанны саклаучылар» оешмалары, иҗтимагый оешмалар белән дә төрле чараларда катнашалар. Алтын, зөбәрҗәт туйларны үткәрергә дә күп көчләрен куялар. Үрнәк гаиләләрне котларга да өлгерәләр.

– Раушания әле бер ел гына эшләсә дә, эшен бик теләп, тырышып башкара, кешеләренә дә ярата! – ди Зөһрә ханым.

Мин аларга киләчәктә дә эшләрендә уңышлар, исәнлек-саулык, тазалык-байлык, озын гомер, бәхет, шатлыклар теләп калам!

Вагыйз Шиһабетдинов,

Чапшар авылы