Обработано: Г.Ф. Габдрахмановой, Л.З. Сулеймановой.
ТАТАРСТАН АССР МИНИСТРЛАР СОВЕТЫНЫҢ ЗАГС БУЛЕГЕ
Өйләнешү, никахны теркәу һәм туй йолалары буенча кайбер киңәшләр
Казан 1977
Бу тәкъдимнәрне, Татарстан АССР Министрлар Советының “Татарстан АССРда яңа гражданлык йолаларын көнкүрешкә кертү эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» 1976 ел 7 апрельдәге 228 нче карарына туры китереп, Татарстан АССР Министрлар Советының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге чыгара.
Тәкъдимнәрне СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми сотруднигы, тарих фәннәре кандидаты Р.К.Уразманова әзерләде.
§1. Өйләнешү йолалары
Өйләнешү, кияүгә чыгу - һәр кешенең тормышында бик әһәмиятле, тирән эз калдыра торган вакыйга. Иң элек, ул ике сөйгән йөрәкнең бергә тормыш башлап җибәрүе. Ләкин бу вакыйга аларның ата-аналарын, туган-тумачаларын да игътибарсыз калдырмый. Хөкүмәтебезне дә яңа гаилә барлыкка килүе кызыксындыра.
Билгеле булганча, өйләнешүнең үз тәртибе, кагыйдәләре, гадәтләре, йолалары бар. Алар башка йолалар кебек үк үзгәреп тора. Урта буын кешеләре алдында гына да, өлкәннәр турында әйтәсе дә юк, өйләнешү йолалары, туй үткәрү гадәтләре зур үзгәрешләр кичерде. Аларның асылы нидән гыйбарәт?
Иң беренче өйләнешү йоласын башлап җибәрүче димләүне алыйк.
Бу гасыр башында гына да әле өйләндерү, кыз бирү күбесенчә димләп үткәрелгән. Ул чорда кыз белен егет туйга кадәр бер-берсен еш кына белмәгәннәр дә. Ата-аналары, туганнары үзара килешеп хәл иткәннәр моны. Кайчак яшьләрнең, бигрәк тә кызның ризалыгын сорап та тормаганнар.
Революциядән соң, дөресрәге, егерменче еллар азагында “ябышып чыгу” киң таралган. Билгеле, моның үзенә күрә сәбәбе дә бар. Шул чордагы экономик авырлыкка бәйле булган ул. Чөнки димләп бирү билгеле бер дәрәҗәдә материаль чыгымнар таләп итә: туй, кунак-төшем, күп санлы бүләкләр алу һ.б. Ә инде “ябышып чыкканда” туй чыгымнары күпкә кими - туйны кияү өендә генә, бик зурламый гына үткәргәннәр. Бүләкләр дә артык күп булмаган. Экономик сәбәпләрдән тыш шуны да истә тотарга кирәк: гомумән, ул еллар революцион үзгәрешләр нәтиҗәсендә яшьләрнең иске гореф-гадәтләргә буйсынмавы, алар урынына яңа революцион традицияләр барлыкка китерергә тырышулары белән характерлана. “Кызыл туй”ның тууы нәкъ шул елларга туры килә. Болардан тыш, “Ябышып чыгу”ның киң таралуында ата-анасының кайбер яшьләрне көчләп кияүгә бирүе дә сәбәпче булган.
“Ябышып чыгу”, икенче төрле әйтсәк, кызның ата-анасы ризалыгын сорамый гына кияүгә чыгуы, 1960 еллар азагына кадәр дәвам итте. Хәер, киң таралгач, гадәткә кергәч, “ябышып чыгу” сүзе онытыла да башлады. Бу “кичә фәлән кыз кияүгә чыккан икән”, дип әйтүгә кайтып калды. Ләкин тормыш яхшыра барган саен, ашык-пошык өйләнүләр яшьләрдә дә, олыларда да канәгатьсезлек тудыра башлады. Әкренләп, яңадан димләү гадәте тормышта урын алды. Ләкин димләүнең мәгънәсе хәзер бөтенләй башка. Белмәгән егеткә кызның ризалыгын сорамый-нитми генә, көчләп кияүгә бирү, яки калым-мәһәр килешү турында сүз булуы да мөмкин түгел. Күбесенчә, бу бары тик кызның ата-анасының ризалыгын сораудан гына гыйбарәт. Димче булып еш кына берәр туганы белән егет үзе бара. Ул килешеп кайткач, ата-анасы барып, буласы кодалар белән яхшырак танышып, туйны ничегрәк һәм кайчан үткәрү турында вәгъдәләшә. Безнеңчә, бу бик күркәм, һәм бер үк вакытта бик кирәкле дә гадәт. Ләкин республиканың кайбер районнарында “ябышып чыгу” да әле бетмәгән.
Хәзерге чорда болай кияүгә чыгу гадәте белән килешеп булмый. Ни өчен дисәк, кызны үстергән ата-ана хөрмәт урынына, яшьләрнең шундый ваемсыз, битараф булуларын күргәч, бик авыр хәлдә кала: сыкрана, җәберләнә. Әлбәттә, ата-ана йөрәге гафу итүчән: алар тора-бара килешәләр, күнәләр. Ә башкача нишләмәсеннәр соң? Әмма, барыбер, ата-ана күңелендә ризасызлык, канәгатьсезлек тойгысы кала. Гадәттә егет кешенең бүген кыз алып кайтачагын аның туганнары белеп тора. Ата-анасы олы яшьтә, бай тормыш тәҗрибәсе булуга карамастан, кыз ягын кисәтү хакында уйламыйлар.
Нишләп соң алдан әзерләнеп, җыенып, борынгы гадәтнең яхшы якларын искә алып, егет үзе, яки аның кеме дә булса кызны сорап бармаска? Барыбер иртәгәсен алар тарафыннан: “Кызыгыз бездә”, - дип белдерелә бит. Туганлашасы кешеләр булгач, алдан ук бер-береңне яхшырак белеп, аралашып торсаң, киләчәк мөнәсәбәтләр дә, һичшиксез, шомарак булыр иде. Кызларның ашыгулары да урынлы микән? “Ашыккан-ашка пешкән” дигән мәкальне халык белми әйтмәгәндер. Моны онытмау шарт. Гомумән, туйга кадәр халык һәм дәүләт алдында законлаштырылмый гына яшь кияү белән кәләшнең бергә тора башлавы беркайчан да булмаган. Чынлап та, бергә тора башлагач, тормыш мәшәкатьләренә чумгач, туйның кирәгә дә шул гына бит.
Кияүгә “ябышып чыгу” гадәте сакланып килә торган авылларда моны игътибарсыз калдыру дөрес түгел. Бу хакта халык арасында аңлату эше алып барырга кирәк, чөнки законга да сыймый торган хәл бу.
Биредә өйләнешүгә караган икенче мәсъәләгә тукталу урынлы.
Совет хөкүмәте, хатын-кызларның хокукларын яклап, язылышуны үз кулына алды.
Рәсми төстә расланган никах кына дөрес, законлы санала. Соңгы елларда кертелгән гаилә төзү һәм никах турындагы яңа закон буенча, язылышырга гариза биргәч, яшьләр бер ай көтеп торырга тиеш. Бу үзенчәлек гаилә коруга җитди караш йөзеннән, яшьләр бер-берсен һәм туганнарын яхшырак белсеннәр, дигән максаттан чыгып кертелде. Шуның белән бергә, язылышу тәртибен тантаналы итеп үткәрү дә таләп ителә, чөнки яңа совет гаиләсенең барлыкка килүе дәүләт күләмендә дә әһәмиятле, хуплап алына торган вакыйга.
Тантаналы итеп никахлашу нәрсәдән гыйбарәт соң? Беренчедән, аны уткәрү өчен аерым шартлар тудырылу кирәк. Җирле Советларның башкарма комитетлары җитәкчеләре тантаналы язылышу өчен кирәкле шартлар тудыру ул - җитәкчеләрнең рәхимлелеге һәм киң күңеллелеге генә түгел, ә бәлки РСФСР Министрлар Советының карарын үтәү дә икәнен истә тотарга тиешләр. Әлеге карарда болай диелгән: “Автономияле республикаларның Министрлар Советлары, край, өлкә Советлары башкарма комитетлары яңа гражданлык йолаларын тормышка кертү өчен, уңайлы биналар, җиһазлар булдыру, шушы максатларда культура йорты һәм Культура сарайлары, клублар, театр биналары һәм утырыш залларын биреп тору юлы белән ЗАГС органнарына кирәкле шартларны булдырырга тиешләр”.
Шул ук фикер Татарстан АССР Министрлар Советының 1976 ел 7 апрельдәге № 228 карарында да әйтелгән.
Соңгы вакытта республика шәһәрләрендәге ЗАГС биналарын ямьләндерүгә, аларны җиһазлауга аеруча игътибар бирелә башлады. Авылларда да бу юнәлештә беренче адымнар ясала.
Аерым шартлар тудыру - ул, яраклы бина хәзерләү белән бергә, язылышуның үзен дә билгеле бер тәртиптә үткәрү дигән сүз.
Ләкин күп кенә күзәтүләр һәм төрле районнардан Татарстан АССР Министрлар Советы каршындагы ЗАГС бүлегенә җибәрелгән берничә еллык мәгълүматларны җентекләп өйрәнү тантаналы никахлашу йоласының бездә әле җитәрлек дәрәҗәдә аныклап җиткерелмәгәнлеген күрсәтә.
Йолаларны өйрәнү, күзәтүләр күрсәткәнчә, язылышуны чын мәгънәсендә тантаналы итеп үткәрү өчен түбәндәгеләрне истә тоту урынлы.
1. Авыл Советы бинасында бүлмәләр кечкенә, кысан булса, һәр парның язылышуын үткәрер өчен клублардан файдалану шарт. Ә бит еш кына язылышуда берничә пар берьюлы катнашсын дип тырышалар. Авыл җирендә бу гел булып тормый. Бер генә пар булгач, язылышуны клубта үткәрү белән мәшәкатьләнеп тормыйлар. Бу дөрес түгел. Кайберәүләр өчен никахлашуны зур тантана ясап үткәрү, ә икенче кешеләрне игътибарсыз калдыру соңгыларын үпкәләтүе мөмкин. Яңа гадәт кертергә тырышканда, бу моментны беркайчан да онытырга ярамый. Гадәт булгач, ул бөтен кешегә дә кагылырга тиеш.
Кайбер авылларда клуб бинасының бүгенге таләпләргә җавап биреп җиткермәве мөмкин. Андый очракларда авыл Советы бинасында тантаналы язылышу үткәрер өчен мөмкин кадәр уңай шартлар тудыру турында кайгырту кирәк. Ул шартлар нәрсәдән гыйбарәт соң? Тантаналы никахлашу үткәрелә торган урын кирәкле дәрәҗәдә җиһазланган булсын. Иң элек сүз яраклы мебель - матур өстәл, җитәрлек күләмдә матур урындыклар, аяк астына җәеп куярдай келәм, я юллык-җәймә булдыру турында бара. Ул бинада кирәгенчә яктылык булдыру әһәмиятле. Стеналар шып-шыр буш булса - күңелсез. Бүлмәсенә карап, я рәсем, портрет, ТАССР гербыннан барельеф булдыру - бик урынлы. Чәчәксез тантана мөмкин түгел. Моны бөтенесе дә аңлый. Кайбер авыл Советларында тантаналы язылышу үткәргәндә чыгарып куяр өчен пластмасса, яки мамык, ефәктән ясаган чәчәкләрне алып вазага утыртып куялар. Моның белән килешеп булмый, чөнки ясалма чәчәк, нинди генә матур булса да, ясалма инде ул. Ә гөрләп торган тантананы ясалма әйбер бизи алмый.
Татар авылларында һәрбер йортта диярлек төрледән-төрле гөлләр үсә. Ел буе чәчәк атып утыручы гөлләр дә шактый. Ни өчен соң аларның иң матурларын авыл Советы биналарында үстермәскә?
Кышын, чәчәк тапмаган чагында берәр яшел үсенте, яки нарат, чыршы ботагы яшьләр кулында бик матур булып тора.
2. Гариза бирергә килгән яшьләргә булачак язылышу тәртибен аңлату, кайбер киңәшләр тәкъдим итү зарар итмәс. Шул исәптән:
а/ кайчан һәм кайда язылышу үткәреләчәк;
б/ язылышу вакытында ике шаһит булу шарт. Башка дуслар, туганнар, хезмәттәшләр килгән хәлдә тантана күңеллерәк була. Шуны да әйтерга кирәк, никахлашуга яшьләрнең ата-аналары да килә башлады. Бу, безнеңчә, бик уңай күренеш. Мондый җаваплы минутларда ата-ананың катнашуы бу вакыйганың әһәмиятен күтәрә.
Тантаналы язылышу була дип белдерү элеп кую яки радио аша игълан итү - артык эш, чөнки тантаналы язылышу - мәзәк, концерт түгел. Ә менә авыл Советы секретареның гариза бирүче яшьләргә булачак тантаналы никахлашуга чакырып открытка җибәрүе әйбәт була. Ата-аналарын чакыру да урынлы. Ә яшьләр үзләре авыл Советы секретареннан, яки почтадан сатып алынган чакыру открыткаларын үз дусларына һәм туганнарына тантаналы язылышуга чакырып, көнен, сәгатен әйтеп, тараталар;
в/ кием турында кисәтеп куюның кирәге юктыр, чөнки хәзер яшьләр аны үзләре белеп эшли. Ләкин район үзәгендә яки башка урында яшьләр өчен махсус кибет, яки ателье эшләсә - моны тәкъдим итәргә кирәк. Яшь кәләшнең күлмәге ак кына булу мәҗбүри түгел икәнлеген истә тоту да зыян итмәс. Алсу, күк, хәтта кызыл төсне дә модельләр тәкъдим итә башладылар - үзеңә килешкән төсне сайла! Хәер, махсус ак туй күлмәге татар халкы өчен борынгыдан ук хас түгел. Ә менә матур калфак кыз йөзен бизәп, ачып кына җибәрер иде;
г/ соңгы елларда тантаналы никахлашуга, ара якын булса да, машина белән килергә тырышалар. Машиналарны ленталар, чәчәкләр белән бизиләр. Машиналарга курчаклар утыртып кую, шарлар тагу, машинаны ленталарга төреп бетерү - артык эш. Ә нигә атларны бизәп, кыңгыраулар тагып килмәскә? Авыл җирендә торып та мондый гаҗәеп матур, дулкынландыргыч күренештән үзеңне мәхрүм итү кирәк микән?
д/ матур күренешләрнең тагын берсе - тантаналы язылышудан соң яшьләрнең Гражданнар яки Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлары һәйкәленә чәчәк куюы. Бу - яшьләрнең аларга рәхмәт билгесе. Моның шәһәрләрдә, район үзәкләрендә киң таралуын әйтергә кирәк. Ләкин әлеге күркәм күренеш авыл җирендә сирәк очрый. Шуның өчен яшьләр гариза бирергә килгәндә үк, булачак тантананың барышын аңлатканда, аларга моның кирәклеге турында киңәш итү бик урынлы;
е/ агач утырту да матур, уңай күренеш. Язылышкан көн генә димәгән. Я язын, я көзен, бер көн билгеләп, яңа гаилә коручыларга агач утыртуны тәкъдим итсәң, катнашмаучылар аз булыр иде. Урыны гына кадерле урын булсын. Утырткан агачлар малдан таптатып бетерердәй җирдә генә булмасын;
ж/ тантаналы никахлашу вакытында кайчакта яшьләрне үбештерәләр. Әгерҗе районында, мәсәлән, “Шулай кирәк дип белдек”, диючеләр дә булды. Моның белән килешеп булмый. Чөнки кеше алдында үбешү һәм аны карап тору элек-электән безнең халыкта тыйнаксызлык санала. Мондый «яңа» гадәтне көчләп кертү - бөтенләй кирәкми;
з/ авыл җирендә кайчакта тантаналы язылышу вакытында ук яшьләрнең эшләгән җирләреннән бүләк бирәләр. Иптәшләре дә кечкенә бүләк китерә /олырагын туйда бүләк итәләр/. Тантаналы язылышу вакытында бүләк бирү кирәкме икән? Хезмәттәшләренең җылы теләкләр әйтеп тәбрикләүләре - бик җитә. Ә бүләкне гадәттә туйда тапшыралар.
Әгерҗе районының Исәнбай авылында һәм республикабызның башка кайбер авылларында бик күркәм күренеш гадәткә керә бара. Аларда Октябрь бәйрәменә багышланган тантаналы кичәдә шул ел дәвамында яңа гаилә коручыларны сәхнәгә чакырып, чын күңелдән котлыйлар һәм колхоз исеменнән бүләк тапшыралар. Елдан-ел шундый тәртип булгач, яңа гаилә коручылар бу кичәгә алдан ук хәзерләнеп, киенеп-ясанып киләләр. Нинди хөрмәт бит бу!
и/ тантана музыкасыз күңелле булмый. Яшьләрнең үзләре белән ияртеп килгән гармунчы яки баянчыга гына ышанып калулары бик үк дөрес түгел. Моны тантаналы никахлашуны оештыручылар кайгыртырга тиеш. Музыка яшьләрне, кунакларны каршы алу моментында, тантананың рәсми өлешендә һәм тәбрикләүләр вакытында яңгырап торсын иде;
к/ тантаналы никахлашуның тагын бер мөһим шарты - өлкәнрәк, дәрәҗәле кешеләрнең, гадәттә, авыл Советы депутатларының, яшьләрне тәбрикләве. Аларга булачак тантана турында алдан әйтеп куялар, тантанага, кешесенә карап, үзенең әйтәсе сүзләрен, киңәшләрен әзерләп килсен өчен бу шулай эшләнә;
л/ тантаналы никахлашуны әлеге эшкә җаваплы авыл Советы секретарена гына тапшыру көтелгән нәтиҗәне бирми, әлбәттә. Шуның өчен 1964 елда ук, бу эшкә ярдәм итү йөзеннән, махсус комиссияләр оештыруның кирәклеге турында РСФСР Министрлар Советының махсус карары чыкты, мондый комиссияләрнең эшләрен әйбәт оештырган очракта - нәтиҗәсе дә күренә. Андый авылларда никахлашуны чын мәгънәсендә тантаналы итеп үткәрәләр. Мисал итеп Аксубай районы Иске Ибрай авылын китереп була. Биредә комиссия җитәкчесе булып күп еллар инде укытучы Тәскирә Саматова эшли. Комиссия 5 кешедән тора. Анда культура, медицина хезмәткәрләре, комсомол секретаре һ.б. актив катнаша.
Авыл Советы бинасы әйбәт, иркен булуга карамастан, никахлашуны еш кына Культура сараенда оештыралар. Авыл халкы бу яңа йоланы яратты. Хәтта яшьләрнең ата-аналары Тәскирә ханымга килеп яшьләргә җиткерәсе фикерләрен, сүзләрен белдереп, язылышу вакытын әйтүен үтенүчеләр дә бар.