Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Раилә Ахуновадан бик тәмле рецепт

Раилә Ахуновадан бик тәмле рецепт. Кирәк була: Тавык боты (голень) 4-5 шт бәрәңге, Слоеный камыр (без дрожжей минеке) Гөмбә белән суган тушит итеп салырга була, сыр һәм сметан белән Эш барышы: тавык ботын тоз, борыч, приправа для курицы, сарымсак, соевый соус белән маринад ясап болгатып куябыз, 30-40 минуттан кыздырып алабыз (духовкага куеп алсан да була). Пешкәч, суытып сөяктән итне арындырабыз. Бәрәңгене әрчеп, суда пешереп сөт, май салып төябез. Камырны бераз җәеп 6 кисәккә шакмаклап бүлеп, башта бәрәңге өстенә ит, гөмбә салабыз һәм сөякне чистартып башыннан фольга чорнап начинка уртасын утыртып куеп камырны җыябыз, йомырка яки сөт белән майлап кунжут сибеп җибәрәбез, 180-170 градуслы мичтә 35-40 минут пешерәбез. Тәмле булсын!

Раилә Ахуновадан бик тәмле рецепт.

Кирәк була:

Тавык боты (голень) 4-5 шт бәрәңге,

Слоеный камыр (без дрожжей минеке)

Гөмбә белән суган тушит итеп салырга була, сыр һәм сметан белән

Эш барышы: тавык ботын тоз, борыч, приправа для курицы, сарымсак, соевый соус белән маринад ясап болгатып куябыз, 30-40 минуттан кыздырып алабыз (духовкага куеп алсан да була). Пешкәч, суытып сөяктән итне арындырабыз.

Бәрәңгене әрчеп, суда пешереп сөт, май салып төябез.

Камырны бераз җәеп 6 кисәккә шакмаклап бүлеп, башта бәрәңге өстенә ит, гөмбә салабыз һәм сөякне чистартып башыннан фольга чорнап начинка уртасын утыртып куеп камырны җыябыз, йомырка яки сөт белән майлап кунжут сибеп җибәрәбез, 180-170 градуслы мичтә 35-40 минут пешерәбез.

Тәмле булсын!