Ходай сүзен кулланырга ярыймы? Яңа Шигали мәчете имам-хатыйбы Данис Баһаветдинов җавап бирә: https://baltaci.ru/images/uploads/news/2025/10/17/7f153a8f5853028291abae0ae27c1d3e.jpg — Чынлап та, Аллаһның исемнәре арасында Ходай дигәне юк. Әмма кеше Ходай дип әйткәндә, динебезгә каршы килә торган ниндидер потларны, аерым башка бер илаһны түгел, Аллаһы Тәгаләне күз алдында тотып әйтә. Һәм болай дип әйтү тыелмый. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Аллаһның туксан тугыз исеме бар. Кем дә кем аларны саный һәм алар белән Аллаһы Тәгаләне зикер итә, аның алдында җәннәт ишекләре ачылыр», — ди. Димәк, Аллаһы Тәгаләгә Үзен сыйфатлаган исемнәр белән мөрәҗәгать итсәк, күркәмрәк булыр. «Кечкенә балаларга Аллаһы Тәгалә турында Алла бабай дип аңлатабыз-сөйлибез. Алай дию гөнаһ түгелме?» Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең шәригать бүлеге җитәкчесе Ленар Хамматов: — Кечкенәдән балаларга Аллаһы Тәгалә яисә Аллаһ Рабб
Ходай сүзен кулланырга ярыймы? Яңа Шигали мәчете имам-хатыйбы Данис Баһаветдинов җавап бирә
19 октября 202519 окт 2025
1 мин