«Кызыл юл» хуҗалыгы идарәсе өлкәннәр өчен мегаферма буенча экскурсия оештырган. «Заманча җиһазландырылган, яңа технологияләр белән оештырылган хезмәт, терлекчелектә эшләүчеләргә уңайлыклар тудырган. Хезмәткәрләрнең кәефләре шат, күңелләре күтәренке. Хезмәт хакларыннан да канәгать. Соңгы айда сыер савучыларның хезмәт хакы уртача 94 меңне тәшкил иткән. Җитәкчебез Фердинанд Нургаянович үзенең кадерле минутларын җәлләмичә безнең өчен экскурсия үткәрде, хуҗалыкның эшчәнлеге белән таныштырды», дип хәбәр итә Чутай авылыннан үз хәбәрчебез Гөлзифа Нәҗипова. Сәяхәтнең икенче өлеше мул табын артында узган. Терлекчелектә эшләп, бүгенге көндә ял итүче абый, апалар яшьлекләрен искә алып, эшләгәндәге истәлекләрен хәтерләренә төшергән. Мәдәният хезмәткәрләре исә өлкәннәрне матур чыгышлары белән куандырган.
«Кызыл юл» хуҗалыгы идарәсе өлкәннәр өчен мегаферма буенча экскурсия оештырган
17 октября 202517 окт 2025
~1 мин