«Факел» волонтерлары Шәмсенур апаны сөендергән. «Көзге игелек» атнасы кысаларында «Факел» клубының актив волонтерлары СМУ микрорайонында ялгыз яшәүче Шәмсенур Насыйбуллинага зур ярдәм күрсәтте! Бу игелекле акция – район халкының бердәмлеген һәм кайгыртуын күрсәтә торган матур традиция. Волонтерлар уртак тырышлык белән ишегалдын тәртипкә китерделәр: кипкән чәчәкләрне җыеп капчыкларга тутырдылар, түтәлләрне яңа сезонга әзерләделәр, шулай ук ишегалдын чистарттылар. Шәмсенур апа үзенә күрсәтелгән ярдәмгә бик сөенде, ул волонтерларга рәхмәт сүзләре әйтте. "Мондый ярдәм – минем кебек ялгыз кешеләр өчен кадерле бүләк," – диде ул.