Техник инвентарьлаштыру бюросының төп бурычы – объектка техник план һәм техник паспорт әзерләү Күчемсез һәм башка милекне рәсмиләштерүне вакытында башкару өчен район техник инвентарьлаштыру бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бүлек җитәкчесе Гөлназ Шәймөхәмәтова белән оешма эшчәнлеге һәм милек рәсмиләштерү тәртибе турында сөйләштек. – Гөлназ Тәлгатовна, техник инвентарьлаштыру идарәсенең Мөслим бүлеге белән таныштырып үтегез әле. – ТР Техник инвентарьлаштыру идарәсе – техник инвентарьлаштыру һәм күчемсез милек объектларын дәүләт кадастр исәбенә кую өлкәсендә 90 еллык эш тәҗрибәсе булган алдынгы предприятие. 2025 елның маенда техник инвентарьлаштыру бүлекләре оешуга 98 ел тулды. Мөслим техник инвентарьлаштыру бүлеге Әлмәт филиалына беркетелгән. Бүгенге көндә Мөслим бүлегендә бер кадастр инженеры эшли. Предприятиенең кадастр инженерлары “Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе” үзлегеннән җайга салынучы оешма әгъзалары булып тора. – Техник инветарьлаштыру бүлеге нинди төр хезмәтләр күрсә