Мәрьям Миңнегуловадан бик тәмле зебра. Нинди табага әшләнугә карап. 3 йомырканы 1 стакан тулар тулмас песок салып миксер белән күпертәм дә, кушам 1 стакан каймак, ярты стакан ак май яки көнбагыш мае, ярты чәй калагы чәй содасын уксус белән сүндереп, он салып ипләп кенә болгатабыз. Чама белән 1 стаканнан артык он керә, массабыз сметанадан эзрәк кенә куерак. Шушы массаны икегә бүлеп, берсенә 2 аш калагы какао салабыз. Табабызга аралаштырып камырны салып барабыз, агын, какаолысын, тагы ак, тагы...., беткәнче.. Аннан шпажка таягы белән сүрәт ясыйбыз да, пешерергә озатабыз. Каймак урынына кефир салып та эшләгән бар, алай да тәмле чыга. Тәмле булсын.