🍁"Көзге игелек атнасы" кысаларында, "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы 4 нче номерлы балалар бакчасының яшь волонтерларын кабул итте. Башта "Факел" хезмәткәрләре аларга табигатьнең чисталыгы өчен без - кешеләр җаваплы булуын аңлатты, "Игелекле Балтач" үзәгенең әлеге юнәлештә плогинглар үткәрүен фотолар аша күрсәтеп узды. "Балтач" комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать заказнигы хезмәткәре Муллагалиев Азат Нурмөхәммәт улы балаларга "Кызыл китап"ка кергән җәнлекләр һәм үсемлекләр турында сөйләде.
🍁Шулай ук "Факел"лылар чүп дип санаган материалларны икенчел чимал буларак куллану мөмкинлекләрен дә әйтте һәм балалар белән әлеге темага мастер-класс уздырды.