Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Норма урта мәктәбе базасында Куныр, Норма урта мәктәпләре, Арбор һәм Пыжмара төп мәктәбенең информатика, физика, математика укытучыларының

Норма урта мәктәбе базасында Куныр, Норма урта мәктәпләре, Арбор һәм Пыжмара төп мәктәбенең информатика, физика, математика укытучыларының зона семинары булып узды. Һәрбер укытучы үз фәне буенча ачык дәрес күрсәтте. Семинар вакытында мастер-класслар, математик түгәрәк, математика фәненнән конкурсларда катнашу турында чыгыш ясалды. “Һәрбер чыгыш, һәр дәрес бик нык әзерлектә узды. Безне бик жылы каршы алган,безгә бик яхшы жиһазландырылган кабинетларда дәресләр бирергә мөмкинлек биргәннәре өчен Норма урта мәктәбе администрациясенә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да мәктәп зур уңышларга ирешсен иде”, дип хәбәр итә Куныр урта мәктәбенең информатика укытучысы Рамил Нәҗипов.

Норма урта мәктәбе базасында Куныр, Норма урта мәктәпләре, Арбор һәм Пыжмара төп мәктәбенең информатика, физика, математика укытучыларының зона семинары булып узды.

Һәрбер укытучы үз фәне буенча ачык дәрес күрсәтте. Семинар вакытында мастер-класслар, математик түгәрәк, математика фәненнән конкурсларда катнашу турында чыгыш ясалды.

“Һәрбер чыгыш, һәр дәрес бик нык әзерлектә узды. Безне бик жылы каршы алган,безгә бик яхшы жиһазландырылган кабинетларда дәресләр бирергә мөмкинлек биргәннәре өчен Норма урта мәктәбе администрациясенә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да мәктәп зур уңышларга ирешсен иде”, дип хәбәр итә Куныр урта мәктәбенең информатика укытучысы Рамил Нәҗипов.

-2
-3
-4