Мәктәп программасында математика, алгебра, геометрия кебек катлаулы фәннәрдән кала тагын берничә авыр фән бар. Химия һәм биология, мәсәлән, минем үзем өчен һәрвакыт “кара урман” булды. Әмма 35 ел буе балаларга әлеге фәнне үзләштерергә ярдәм иткән, укучыларда шул фәннәргә карата кызыксыну уята алган мөгаллимә, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укытучысы Илмира Сәфәргалина башка фикердә.
Һәр укытучының төп максаты – укучыларда үз фәненә карата кызыксыну уяту, бу фәнне тирәнтен өйрәнүгә юнәлеш бирү. Илмира Мөбарәкша кызының да нәкъ менә шундый укытучысы булган һәм ул аңа тылсымлы да, кызыклы да булган химия иленә аяк атларга юнәлеш биргән.
– Иске Чакмак башлангыч мәктәбен тәмамлагач, Салауз-Мухан мәктәбенә укырга килдем. Әлеге мәктәптә химия һәм билогия фәнен бик көчле укытучы – Бәхия Мәрдәнова укыта иде. Нәкъ менә шул чорда бу фәннәр белән кызыксынуым ныклап башланды. Шуңа күрә дә мин Бәхия апабызны һәрвакыт үземнең остазым дип атыйм, – ди Илмира Сәфәргалина. – Һәр кешенең нинди дә булса кызыксынуы була бит. Миндә нәкъ менә табигать белән кызыксыну, анда очраган һәр яңа бөҗәкне, һәр үләнне беләсе килү теләге бала чагымнан ук бар иде.
Салауз-Мухан тугызъеллык мәктәбендә белем алганнан соң, Метрәй урта мәктәбендә урта мәктәпне тәмамлый И. Сәфәргалина. Әмма шул елны ук югары уку йортына китә алмый әле Илмира ханым. Ул чордагы илкүләм программа нигезендә 10 сыйныфны тәмамлаган һәр егет һәм кыз бер ел дәвамында колхозда эшләргә мәҗбүр була. Илмира да бер ел дәвамында туган авылында – Иске Чакмакта сыерлар сава.
– Ул чорда “Социалистик Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) газетасында профориентация юнәлешендә нинди уку йортларына барырга, керергә мөмкин – шулар турында хәбәрләр чыга торган иде. Мин Ветеринария институтына укырга керү теләгем барлыгы хакында шул институтка хат юлладым. Озак та көттермәде – институттан миңа хат килде. Әмма бертуган абыем минем бу теләгемә каршы килде: “Фермада үзеңнән олы абый-апаңнарга ничек эш кушарсың, нәрсә өйрәтерсең?” – диде ул. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, медицина училищесына барырга да уйлаган идем, әмма әти-әни, буем бәләкәй булгач, шулай ук чыгарып җибәрергә каршы булдылар. Шулай итеп, мин бер ел сыер сауганнан соң Казан педагогия институтының табигать фәннәре факультетына документларымны тапшырдым һәм химия-биология буенча юнәлешне сайладым, – ди И. Сәфәргалина.
1990 елда кулына югары белемле химия-биология укытучысы турындагы дипломын алган Илмира ханымны Метрәй урта мәктәбенә эшкә юллыйлар. Шулай итеп, үзенең хезмәт юлын ул Метрәй мәктәбендә башлап җибәрә.
– Химия-биология фәне беренче карашка гына бик авыр һәм катлаулы кебек күренә ул. Әгәр дә күңелең белән ул фәннәр эченә кереп китсәң, әлеге фәннәрнең кызыклы мәгълүматлар бирүен укучыларга исбатлый алсаң, алардан да кызыклырак фән юк дияр идем. Әлбәттә, моның өчен үз фәнеңне тирәнтен яратырга, алар буенча өстәмә шөгыльләнергә һәм укучыларны яратырга кирәк. Ә укучыларым арасында химияне дә, биологияне дә үз итүче укучыларым һәрвакыт булдылар, – ди мөгаллимә.
Бүген дә аның укучылары төрле бәйгеләрдә катнашалар, химия-биология фәне буенча узган олимпиадаларда призлы урыннар яулыйлар. Илмира Мөбарәкша кызының йорт диварын бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, район мәгариф идарәсе тарафыннан бирелгән Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бизиләр. Югары категорияле химия-биология укытучысы статусына ия мөгаллимә дә ул.
– Әлбәттә, укытучының төп хезмәте балаларга үзең укыткан фәннән белем бирү булса, төрле бәйгеләрдә катнашу, укучыларны фән олимпиадаларына әзерләү дә эшчәнлегебезнең бер юнәлеше булып тора. Әле агымдагы елда гына укучым Динә Баһауова Бөтенроссия “АгроНТРИ” бәйгесендә катнашты һәм Татарстан буенча җыелма команда составына керде, “АгроВет” номинациясендә җиңү яулап, истәлекле бүләккә лаек булды. Шулай ук районкүләм олимпиадаларда призлы урыннар яулаган, химия-биология фәненнән югары балларга имтихан биргән укучыларым да байтак. Мәктәпне тәмамлап чыгып киткән укучыларыбыз белән һәрвакыт элемтәдә яшибез. Югарыда әйтеп үтелгән бәйгедә катнашканда да элеккеге укучым Муса Борһанов кирәкле җиһазлар белән ярдәм итте. Еллар үткәч тә аларның, кайтып: “Апа, рәхмәт сезгә, әле дә шул вакытта ярдәм иттегез, сезнең биргән белемнәрегез хәзер дә ярдәм итә”, – диюләре – минем өчен иң зур бүләк, – ди бүген дә һәр укучысын күңелендә йөртеп, аларның җиңүләре өчен шатланып, кыенлыклар килгән чакта борчылып гомер итүче укытучылары Илмира Сәфәргалина.
Фотолар – И. Сәфәргалинаның шәхси архивыннан.
Фәридә Гайнетдинова.