Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Тормыш педагогка һәрвакыт югары таләпләр куя

Тормыш педагогка һәрвакыт югары таләпләр куя. Хәзерге укытучыга белем бирүнең яңа чараларына һәм инновацион алымнарына ия булудан тыш, җәмгыятебездәге тирән үзгәрешләрнең асылына төшенеп эшләү бурычы да йөкләнә. Елдан-ел укытуның формасы, эчтәлеге, белем сыйфатын бәяләү системасы үзгәреп тора. Әмма, цифрлы белем бирү мохите формалашуына карамастан, бурыч-максатлар үзгәрешсез кала – укытучы гасырлар дәвамында балаларны хәреф танырга өйрәтте, аларга тирән белем бирде һәм ул әлеге игелекле гамәленә гомере буе тугърылылыкны югалтмый. Хөрмәтле укытучылар, остазлар! Безнең районыбызның киләчәгенә карата битараф булмаганыгыз, сабырлыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез, кискен шартларда да сыйфатлы итеп эшли белгәнегез өчен сезгә чын күңелемнән рәхмәт белдерәсем килә. Иң әһәмиятле проектларны да сезнең иҗади карашыгыз һәм һөнәри осталыгыгыздан башка тормышка ашырып булмый. Сез – соклангыч шәхесләр, балаларны тәрбиялисез, өйрәтәсез һәм аларга яңадан-яңа офыкларга юл ачасыз. Янәшәгездә һәрвакыт якынн

Тормыш педагогка һәрвакыт югары таләпләр куя. Хәзерге укытучыга белем бирүнең яңа чараларына һәм инновацион алымнарына ия булудан тыш, җәмгыятебездәге тирән үзгәрешләрнең асылына төшенеп эшләү бурычы да йөкләнә. Елдан-ел укытуның формасы, эчтәлеге, белем сыйфатын бәяләү системасы үзгәреп тора. Әмма, цифрлы белем бирү мохите формалашуына карамастан, бурыч-максатлар үзгәрешсез кала – укытучы гасырлар дәвамында балаларны хәреф танырга өйрәтте, аларга тирән белем бирде һәм ул әлеге игелекле гамәленә гомере буе тугърылылыкны югалтмый.

Хөрмәтле укытучылар, остазлар! Безнең районыбызның киләчәгенә карата битараф булмаганыгыз, сабырлыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез, кискен шартларда да сыйфатлы итеп эшли белгәнегез өчен сезгә чын күңелемнән рәхмәт белдерәсем килә.

Иң әһәмиятле проектларны да сезнең иҗади карашыгыз һәм һөнәри осталыгыгыздан башка тормышка ашырып булмый. Сез – соклангыч шәхесләр, балаларны тәрбиялисез, өйрәтәсез һәм аларга яңадан-яңа офыкларга юл ачасыз. Янәшәгездә һәрвакыт якыннарыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез, зирәк остазлар, сезне аңлый торган әти-әниләр һәм яраткан укучыларыгыз булсын. Балаларга бүләк иткән җылылык сезгә олы рәхмәтләргә, уңышларга әверелеп әйләнеп кайтсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомерләр, тыныч тормышлар, гаилә бәхете, эшегездә зур уңышлар теләп калам!

Рамил Нотфуллин, Балтач муниципаль районы башлыгы