Октябрь һәм ноябрь айларында гаилә корып җибәрергә ниятләгән яшьләр Татарстанда туй уздыру өчен 100 мең сумлык грантка дәгъва кыла ала. Бу акция яшь парларның гаиләне ныгытуга ярдәм итү, демографияне үстерү һәм яшьләрнең социаль яктан үсешен дәртләндерү максаты белән гамәлгә куелган. Быел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның инициативасы белән республикада яшьләргә туй чараларына финанс ярдәм күрсәтү программасы башланды. Бу грант туйның бизәлешен, фотография, видеосъемка яки кунакханә хезмәтләренә тотыла ала, һәм ул яшь гаиләләрнең беренче адымнарын җиңеләйтүгә юнәлтелгән. Әлеге грантны октябрь һәм ноябрь айларында өйләнешүче яшь парларыбыз да ала ала. Моның өчен, өйләнешүчеләрнең яше 35 тән артмавы һәм республикада өч елдан артык яшәүләре шарт. Гаризаны Яңартылган дәүләт хезмәтләре – 2.0 порталы аша тутырырга, видеовизитка беркетергә һәм онлайн әңгәмә узарга кирәк.
Октябрь һәм ноябрь айларында гаилә корып җибәрергә ниятләгән яшьләр Татарстанда туй уздыру өчен 100 мең сумлык грантка дәгъва кыла ала
14 октября 202514 окт 2025
~1 мин