Тиз әзерләнә торган кәбестә
Кышка тозлап саклый торган рецепт түгел.
Банканы яхшылап кайнар су белән юып алдым да кәбестәне вак итмичә эрерәк кисәкләргә турап банкага тыгызлап тутырдым..Ара тирә түгәрәкләп. киселгән кишер, ике тырнак сарымсак та салып калдырдым. Шулай ук яраткан кешегә кәнәфер, хуш исле борыч, кара борыч, укроп орлыгы да салырга була. Мин үзем барысын да салам, рассолын яратып эчәм. Ә рассол ясала болай бер литр су + 3 аш калагы тоз, +1 стакан тулар тулмас песок, ярты стакан көнбагыш мае салып кайнатып чыгарабыз, кушабыз ярты стакан 9 процентлы уксус, тагы кайнатып чыгарабыз да кәбестә өстенә салабыз. Шушы рассол бер өч литрлы банкага кереп бетте минем. Рассол суынгач холодильникка тыгып куябыз, икенче көнгә әзер була почти. Без бик тиз сыпырттык әле, балалар да яратты, алып та киттеләр. Менә шул дускайларым
________________________________
Капуста быстрого приготовления
Это не рецепт для засолки на зиму.
Я хорошо промыла банку кипятком и нарезала капусту крупными куск