Паразитлар организмны эчтән “кимерә”: иммунитет зәгыйфьләнә, чирләргә каршы тора алучанлык кими. Алар аллерген матдәләр бүлеп чыгара. Тире авыруларына шулар сәбәпче була да инде: тән кычыта, ялкынсына башлый. Бу билгеләр хәлсезлек, тиз аручанлык, ашказаны авыртулары белән дәвам итә. Мондый очракта ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә, чиреңнең килеп чыгышын ачыкларга кирәк. Организмда берничә мең төрле паразит яши. Мәгълүматларга караганда, тикшеренү узган пациентларның 65 процентыннан күбрәге баш миенә оялаган вак паразитлар белән агуланган. Аларны башкача – баш мие күзәнәкләрен җимерүчеләр дип тә атыйлар. Кеше аны мәче, эт, кошлар аша йоктыра. Ул шулай ук сөт аша да күчәргә һәм организмда еллар, дистәләгән еллар буе яшәргә дә мөмкин. Авырый башлауга организмны чистартырга һәм шундук паразитлардан котылырга кирәк. Лямблиоз Бу чир аеруча йогышлы. Бер кеше чирли башласа, ул гаиләдәгеләрнең башкаларына да күчә. Микроблар бавырга, үт куыгына, эчәкләргә кереп урнаша да агулы матдәләр