Туган авылында озак еллар колхоз рәисе булган, туган як халкының тормышын камилләштерүдә, яшәү-эшләү шартларын яхшыртуда үзеннән гаять тә зур өлеш керткән, яшь урманнарга җан өргән, районда иң беренчеләрдән булып мәчет салдырган, гаять тә күп мактаулы исемнәргә лаек Хәмит Гәрәй улы Гәрәев 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Юбилярны котларга бик күп кунаклар килде. Бүген аның эшен дәвам итүче яшь буын җитәкчеләрне Хәмит ага аеруча җылы кабул итте. Авылның, хуҗалыкның киләчәге өчен тырышып эшләүләренә сөенгәнен әйтеп, зур максатлар белән халык өчен хезмәт итүләрен теләде.
Туган авылында озак еллар колхоз рәисе булган, туган як халкының тормышын камилләштерүдә, яшәү-эшләү шартларын яхшыртуда үзеннән гаять тә
27 сентября 202527 сен 2025
1
~1 мин