Килгән гадәт буенча гошер Мөхәммәдия мәдрәсәсенә, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсенә, Россия ислам университетына, «Ярдәм» мәчетенә, «Зәкәт» фондына, Ахмадхади Максуди малайлар һәм кызлар пансионатына, «Госмания» мәктәбенә, «Рашидә» коръән ятлау үзәгенә һәм Бөрбаш пансионатына, мохтаҗларга тапшырыла. Шулай ук районда мөмкинлеге чикле булган гаиләләргә бәрәңге, суган, кишер, чөгендер таратыла башлады. Кылган гамәлләрегез дәвамлы булсын, игелекләре үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Сезгә рәхмәтебезне җиткерәбез һәм дә үзебезнең кылган догаларыбызда Аллаһыдан сезгә, якыннарыгызга нык сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар юллавын сорыйбыз!
Килгән гадәт буенча гошер Мөхәммәдия мәдрәсәсенә, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсенә, Россия ислам университетына
26 сентября 202526 сен 2025
~1 мин