Гомәр (р. г.) бер вәгазендә сәхабәләргә җиткергән: «Бөтен дөнья малын бер кашыкка тутырып кулыма бирсәләр, мин аны динне өйрәнүче шәкертнең авызына каптырыр идем», дигән сүзен онытмасак иде. Аллаһ Раббебез биргән садакаларыбызны кабуллардан кылып, калган малларыбызга — бәрәкәт үзебезгә, балаларыбызга тәүфикъ-һидаять биреп, Аллаһың кушканнарын үтәп, тыелганнардан тыелып яшәүләребезне, бер мизгеллек бу дөньядан мәңгелегебезгә иман белән үтеп, Җәннәтләрдә очрашып, сөенүләребезне насыйп итсә иде. Җәлил хәзрәт Фазлыев, Балтач районы имам-мөхтәсибе