Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы — «ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең иң яхшы нәфис сүз осталарының

Халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы — «ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре билгеле! Бәйгедә 4500 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары һәм махсус номинация буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим итте. Шуларның 38се җиңүче исеменә лаек дип табылды. «Шигърият» номинациясендә 7 яшькә кадәр катнашучылар арасында: I урын — Инзил Закиров. «Проза» номинациясендә 7 яшькә кадәр катнашучылар арасында: I урын — Дәлия Камалова, II урын — Мәликә Абдуллина, 8-13 яшькә кадәр катнашучылар арасында: II урын — Эмил Закиров. Иҗади гаиләләр арасында I урынны Балтач бистәсеннән Сабирҗановлар гаиләсе яулады. Шулай ук тагын бер райондашыбыз Гөлинә Шәйхетдинова үзенең язган шигыре белән III урынга лаек булды. Котлыйбыз! Фото: «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы — «ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре билгеле!

Бәйгедә 4500 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары һәм махсус номинация буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим итте. Шуларның 38се җиңүче исеменә лаек дип табылды.

«Шигърият» номинациясендә 7 яшькә кадәр катнашучылар арасында: I урын — Инзил Закиров.

«Проза» номинациясендә 7 яшькә кадәр катнашучылар арасында: I урын — Дәлия Камалова, II урын — Мәликә Абдуллина, 8-13 яшькә кадәр катнашучылар арасында: II урын — Эмил Закиров.

Иҗади гаиләләр арасында I урынны Балтач бистәсеннән Сабирҗановлар гаиләсе яулады.

Шулай ук тагын бер райондашыбыз Гөлинә Шәйхетдинова үзенең язган шигыре белән III урынга лаек булды. Котлыйбыз!

Фото: «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова