Балтачта район башлыгы сайланды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Нугаев, табигать файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федерал хезмәтенең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе, Балтач якташлар җәмгыяте җитәкчесе Фаяз Фәнил Шакиров катнашты. Сессия барышында Татарстан Республикасы Рәисе һәм районның муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына сайлаулар нәтиҗәләре, Балтач муниципаль район башлыгын сайлау, Балтач муниципаль район башлыгы урынбасарын сайлау, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү, Балтач муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисен билгеләү, Балтач район Советының даими комиссияләре турында мәсьәләләр каралды. Балтач районы башлыгы итеп Рамил Нотфуллин сайланды. Рамил Рәшитович депутатлар, утырышта катнашучылар алдында: «Балтач муниципаль район башлыгына йөкләнгән югары вазыйфаларны башкарганда, Россия Федерациясе Конституциясен һәм законнарын, Татарстан Республикасы Конституциясен