Бүген Балтач мәдәният үзәгендә, район җитәкчелеге һәм «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Миләүшә Мөдәрис кызы Заһидуллина катнашында, Эшче яшьләр форумы уза. Форум барышында район башлыгы Рамил Нотфуллин чыгыш ясап, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче яшьләрнен район казанышларында мөһим өлешләре бар икәнен билгеләп узды. Сонынан бертөркем алдынгыларга бүләкләр тапшырды. Форумда район башкарма комитетынын яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Заһидуллин , район башкарма комитетынын төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегенең баш белгече Гөлнара Исрафил кызы Хөсәенова , агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы рәисе Марина Владимировна Ишмурзина чыгыш ясадылар. Алдынгы яшьләребез өчен Казан егетләре ансамбле концерт бүләк итте, соныннан дискәтүк булды.
Бүген Балтач мәдәният үзәгендә, район җитәкчелеге һәм «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Миләүшә
2 октября 20252 окт 2025
~1 мин