Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ФСИН һәм Росгвардия хезмәткәрләренең хезмәт хакы 1 октябрьдән 7,6% ка күтәреләчәк Шулай ук окладларны арттыру хәрбиләргә кагылачак. Бу хакта хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган РФ Хөкүмәте карарында әйтелә, дип яза «Шәһри Казан». Башлангыч фаразлар буенча, индексация 4,5% тәшкил итәргә тиеш иде, әмма йомгаклау күрсәткечләре 7,5% дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән. Моннан тыш, федераль янгынга каршы хезмәт, таможня һәм суд приставлары хезмәткәрләренең һәм федераль фельдъегерлык элемтәсе органнары җитәкчелегенең хезмәт хаклары артачак.
Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ФСИН һәм Росгвардия хезмәткәрләренең хезмәт хакы 1 октябрьдән 7,6% ка күтәреләчәк
2 октября 20252 окт 2025
~1 мин