20 сентябрь көнне Балтачта киң масштаблы чара «Аргамак» ат спорты фестивале узачак! Фестивальгә килүчеләрне кызыклы уеннар һәм ярышлар, бай концерт программасы һәм әлбәттә, күңелләрне җилкендерерлек ат чабышлары көтә. Бәйрәм сәхнәсендә танылган артистлар Илсөя Бәдретдинова, Рафис Кәлимуллин һәм Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак! «Аргамак» ат спорты фестивале 12:00 сәгатьтә башлана.
20 сентябрь көнне Балтачта киң масштаблы чара «Аргамак» ат спорты фестивале узачак
18 сентября 202518 сен 2025
~1 мин