Үтүк табанын чистарта башлаганчы, техниканы куллану инструкциясен яхшылап өйрәнегез Үтүк чистарту өчен махсус катнашмалар бар. Әмма үтүкне гадәти көнкүрештә кулланылучы әйберләр белән дә чистартып була. Тоз белән чистарту. Тозны кәгазь битенә тигез катлам итеп җәегез. Табаны чистарганчы кайнар үтүкне шушы тозга ышкыгыз. Парафин белән. Парафиннан ясалган шәмне киҗе-мамык тукыма белән төреп, кайнар үтүк табанына ышкыгыз. Эш урынына алдан берәр әйбер җәегез: парафин эреп, шунда тамар. Үтүк табаны рельефлы яки анда пар чыга торган тишекләр булса, парафинның анда кермәве мөһим. Водород перекисе белән дә чистартырга мөмкин. Мамык яки тукыма кисәген 3 процентлы водород перекисе белән чылатыгыз һәм шуның белән үтүк табанын ышкыгыз. Бу вакытта үтүк салкын булырга тиеш. Аш серкәсе белән. Берәр чүпрәк кисәген аш серкәсендә чылатып, шуның белән салкын үтүк табанын ышкыгыз. Үтүк табанына каткан пычрак бик нык булса, 1:1 исәбеннән аш серкәсенә нашатырь спирты кушып чистартыгыз. Пычрак бетмәсә, тукым