Сайлаулар үтте, нәтиҗәләр билгеле Узган якшәмбедә Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарә вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау булып узды. Балтачлылар анда актив катнашты. Сайлаучыларның гомуми саны – 24648 кеше, шуның 23754е тавыш бирде, бу 96,37 % дигән сүз. Тәкъдим ителгән кандидатураларга райондашларыбыз үз тавышларын түбәндәгечә бирде: • Рөстәм Миңнеханов – 95,37 % • Хафиз Миргалимов – 2,21 % • Виталий Смирнов – 0,75 % • Руслан Юсупов – 1,48 % Балтач районы территориаль сайлау комиссиясе