Лилия Әскаровадан кореяча кишер салаты рецепты Кишер-2 кг терка аша чыгарабыз Песок-5 аш к. Тоз-2 чәй калагы. Кориандр тоелгән-1ч. к. Төелмәгән кориандр да салсагыз була өстәп. Уксус 9% (алманыкы булса яхшы) 5-6 аш калагы. (кем ничек ярата) Әче борыч (минеке смесь перцев)- 0,5 ч. к. Сарымсак 5-6 тырнак. Боларны барысын бергә болгатырга һәм савытка салырга. Уртасында чокыр ясарга һәм ярты пакет для корейской моркови дигән приправа салырга, шуның өстенә кайнап торган майны агызырга. Майны түбәндәгечә ясыйм. Табага 1 баш суганны турыйм һәм 1 стакан рафинированный май салып суган кызарганчы кыздырырга, суганны сөзеп алырга, ә майны алда язып үткәнчә кишер өстенә агызырга. Барысын тагын болгатырга да суыткычка 5-6 сәгатькә озатабыз.