Мәрьям Миңнегуловадан вафли рецепты. 5 йомырка,180 гр песокны, әз генә тоз салып миксер белән күпертеп алам. 180 гр эретелгән ак май, 2 аш кашыгы каймак, ярты чәй калагы разрыхлитель он салып камыр ясыйбыз. Теләгән кеше ванилин сала. Камырны сметана куелыгында ясыйбыз. Кызган табага салып пешерәбез.