Экспедиционные материалы. Духовная культура Экспедиция Р.К. Уразмановой в Омскую область, 22.08-11.09.1994. Обработано: Г.Ф. Габдрахмановой, Л.З. Сулеймановой. Җырлар 133. Кулымдагы йөзегемнең Исеме матур Гыйлми, Суга барсам, сине уйлап, Сулар аласым килми. 134. Минем иркәм армияда Военный атлар белән, Ул кайтса да миңа булмас, Чуалдым ятлар белән. 135. Дустыкаем, безгә килсәң, Кил миләш вакытында, Күз карашларың яратам Сөйләшкән вакытыңда. 136. Атны җиксәң, җик җирәнен Йөзсен суның тирәнен; Ярны сөйсәң, сөй зирәген, Белсен дөнья кирәген. 137. Атның аласы була, Җем-җем карасы була Ярны сөйсәң, сөй матурын Сөйгәч аласы була. 138. Армиягә барырсың, Чәчеңне алдырырсың, Үзең китсәң сөйгәнеңне Кемнәргә калдырырсың. 139. Күперләре, күперләре, Күпердән үтүләре; Бигрәк авыр була икән Айрылып китүләре. 140. Суга төшкәч кенә белдем Суның салкын икәнен; Айрылышкач кына белдем Ярның якын икәнен. 141. Алларым кая минем, Гөлләрем кая минем Унҗиде яшемдә сөйгән Ярларым кая минем. 142. Алым диярсең әл
Ч.6. Экспедиционные материалы. Духовная культура. Җырлар (3).
15 сентября 202515 сен 2025
2
1 мин