Бүген Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлыйбыз. Елның иң зур сәяси вакыйгасы. Әлеге чарадан Балтач бистәсенең СМУ микрорайонында яшәүче Шәмсенур Насибуллина да читтә калмады. Ул районыбызның иң өлкән сайлаучыларының берсе. Быел аңа 92 яшь тулды. Бүген ул сайлау участогына үзе килде. - Дөньялар имин булсын, җитәкчеләребезгә миһербанлык, үзебезгә, балаларыбызга саулык-сәламәтлек, мул тормыш телим, - дип изге теләкләрен тели-тели үз тавышын бирде Балтачның иң өлкән сайлаучысы.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлыйбыз
14 сентября 202514 сен 2025
~1 мин