Найти в Дзене
Газета «Туган як»

Һәр көнегезгә шатлана беләсезме?

Сезнең хатлар Земфира САДЫЙКОВА Шундый якты, мөлаем кешеләр була, алар белән очрашкач күңел күтәрелә, очып кына йөрисең, кешеләргә гел изгелек эшлисе килә. Хастаханәдә ятканда шундый ханым белән таныштым. Аны безнең палатага салдылар. Ул иң элек игътибарымны китап укуы белән җәлеп итте. Башкалар телефонда, планшетта казына. Мин үзем дә басма китаплар укырга яратам, яңа танышым әйткәнчә, «кәгазьне кыштырдатып» укуга ни җитә! Ханым, йөз‑кыяфәте белән башкалардан әллә ни аерылып тормаса да, акыллы карашы, очкын сибеп торган күзләре аның яшен киметә, үзенә тарта. Ягымлы елмаеп исәнләшүе белән үк палатабызны яктыртып җибәрде. Сөйләшеп киттек: тиздән пенсиягә чыгасын, тормыш иптәше белән өч бала үстерүләрен, кечесеннән тыш калганнары башлы‑күзле булуларын, югары белем алып яхшы урыннарда эшләүләрен, өч оныклары үсеп киүен сөйләде. Тормыш иптәше белән бик татулар, бергәләп йорт та салып чыкканнар. Бакча карарга, төрле агач, җимешләр үстерергә яраталар икән. Бу сүзләрдә мактану авазлары яңгыра

Сезнең хатлар

Земфира САДЫЙКОВА

Шундый якты, мөлаем кешеләр була, алар белән очрашкач күңел күтәрелә, очып кына йөрисең, кешеләргә гел изгелек эшлисе килә.

Хастаханәдә ятканда шундый ханым белән таныштым. Аны безнең палатага салдылар. Ул иң элек игътибарымны китап укуы белән җәлеп итте. Башкалар телефонда, планшетта казына. Мин үзем дә басма китаплар укырга яратам, яңа танышым әйткәнчә, «кәгазьне кыштырдатып» укуга ни җитә!

Ханым, йөз‑кыяфәте белән башкалардан әллә ни аерылып тормаса да, акыллы карашы, очкын сибеп торган күзләре аның яшен киметә, үзенә тарта. Ягымлы елмаеп исәнләшүе белән үк палатабызны яктыртып җибәрде. Сөйләшеп киттек: тиздән пенсиягә чыгасын, тормыш иптәше белән өч бала үстерүләрен, кечесеннән тыш калганнары башлы‑күзле булуларын, югары белем алып яхшы урыннарда эшләүләрен, өч оныклары үсеп киүен сөйләде. Тормыш иптәше белән бик татулар, бергәләп йорт та салып чыкканнар. Бакча карарга, төрле агач, җимешләр үстерергә яраталар икән. Бу сүзләрдә мактану авазлары яңгырамады, гаиләсе белән горурлануы гына сизелде.

Өлкән улы югары уку йортында укып йөргәндә, өченче курста хәрби хезмәткә китә. Әйләнеп кайткач, читтән торып укый, өйләнә. Әнисе укуын ташламавын сорый, улы хәзер дә, дөрес киңәш биргәне өчен, рәхмәтен әйтә икән.

Без хастаханәдә яз көне дәваландык. Бакча утырта, бер көн елны туйдыра торган чор иде. Ханым туфракка үз вакытында орлык керми кала, дип бик хафаланды. Өстәвенә кул эшләре белән кызыксына, тегәргә‑бәйләргә дә ярата, тик вакыт кына җитеп бетми. Иртәләрен, сәламәтлеген кайгыртып, эшкә кадәр бассейнга бара, ә лаеклы ялга чыккач, тимераякта шуарга өйрәнергә планлаштырган. Шуңа күрә, пенсиягә китәргә, бөтен кызыксынуларын тормышка ашырырга уйлый.

Очраклы танышым нәрсәсе белән күңелемне яулаган дисезме, ни өчен аның турында язарга тотынганыма аптырыйсызмы? Аның шат күңеллелеге, көндәлек тормышта вак кына нәрсәләрдән дә сөенеч табуы, авырлык­ларга бирешмәве, ачык йөзле, ярдәмчел булып калуы белән күңелемне яулады ул. 
Шундый вакыйга шаһиты булдым. Төн уртасында ханымның телефоны шалтырады, соңрак ачыклануынча, эштән. Хезмәткәрләре юл фаҗигасендә һәлак булган. Чыбыкның теге ягындагыларга ниләр эшләргә кирәген аңлатты, иртән табибтан сорап, эшенә китте. Шулай берничә көн дәвалану белән бергә хезмәттәшләренә ярдәм күрсәтте.

Безне, палатадагыларны да онытмый, тормышындагы көлкеле вакыйгаларны сөйли, балачагын искә төшерә, ире белән машинада сәяхәт итүләрен, күргәннәрен тасвирлый. Гадәти генә вакыйгаларны да әкияти могҗизалы, мавыктыргыч итеп бәян итә. Аңлавымча, язмышы аны башыннан сыйпап кына тормаган, гаиләдә алтынчы бала, яшьли әти‑әнисез калган.

Атна‑ун көн эчендә мин үземне аның белән гомерем буе таныш кебек хис иттем, бик якын кешемә әверелде ул. Хастаханәдән чыгар алдыннан һәркайсыбызга, бакчасыннан өзеп, лаванда гөлләмәсе бүләк итеп алып килде.

Бераз вакыттан соң аны тагын күрәсем килде. Адресын белмим. Эш урынын, исем-фамилиясен генә белсәм дә, эзләп таптым. Үземнең аның турында язарга теләвемне әйттем. Тик ханым каршы килде.

Берничә атнадан соң ул­ миңа үзе шалтыратты. Гәзиткә язган очракта, исем -фамилиясен күрсәтмәвемне сорады. Күптән түгел пен­сиягә чыккан, бераз ял итеп алганнан соң, җәмгыятькә файда китерүче шөгыль табарга булган. Күп кенә хатын‑кызлар лаеклы ялга чыга да өй‑хуҗалык эшенә чума, бар вакытын гаиләсенә бирә. Югыйсә, Октябрьскийда сәламәт һәм актив тормыш алып бару өчен күп мөмкинлекләр бар: Боз сарае, парк‑скверлар, бассейн, пенсионерлар өчен бер көнлек бушлай сәяхәтләр... Кайберәүләр волонтер булып китә, хәрби хезмәткәрләргә маскировка челтәрләре үрергә йөри, ярдәм җыя. Танышым башка юлны сайлый: ул бала тудыру йортында идән юарга була. Гаиләләргә бәхет‑шатлык бүләк итүче, һәр көнне яңа кеше дөньяга килгән урынны сайлый. Чисталык сагында торудан тыш, ул ирләре сугышта булган яшь хатыннарга ярдәм итә, киңәшләр бирә, тәмле сүзләрен кызганмый.

Танышым башкаларга булыша алуыннан тәм таба, сабыйларга карап шатлана, аларда киләчәгебезне күрә. Шушы кечкенә нарасыйларның үсеп, белгеч булуларын, гаилә корып тормышны дәвам итүләрен күз алдына китерә.