Аның яшьтәшләре питбайк, мопед, скутерлар белән мавыкканда ул көнгә берничәшәр сәгать атлар белән шөгыльләнә. Ел әйләнәсе шулай. Үзе атларны да яратам, мотоцикллар белән дә мавыгам, теләгәндә икесенә дә вакыт табып була, берсе-берсенә зыян итми, ди. Балтач җайдагы, яшь булса да инде күп ярышларда катнашырга өлгергән, Республика көнендә Казан ипподромында үткән мәртәбәле бәйгедә Татарстан Барсы аты белән җиңү яулаган Әхмәт белән сөйләшүне әнә шул соңгы җиңүеннән башладык. Сүз уңаеннан, Әхмәт – Балтач районы тарихында республика күләмендәге ярышларда катнашып, матур нәтиҗә күрсәтә алган өч җайдакның берсе. – Беренче зур җиңүем, – ди ул. – Үзем дә, тренерым Рәнис Таҗетдинов та, әти-әнием дә бик шатланды. – Бу сөйләшү алдыннан әлеге ярышның видеоязмасын махсус карадым, атың башта арттарак бара, аннан икесе шактый араны лидерлар булып үтә. Әмма, финишка якынайганда атың кинәт ыргылып китә һәм көндәшен шактый ерак калдырып, беренче килә. Шулай кинәт алдырып китсен өчен атыңа берәр сүз әйт
Аның яшьтәшләре питбайк, мопед, скутерлар белән мавыкканда ул көнгә берничәшәр сәгать атлар белән шөгыльләнә
20 сентября 202520 сен 2025
2 мин