Бу атнада Урман хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә Урман байлыкларын саклауга багышланган бәйрәмнең бу чорда узуы очраклы түгел. Сентябрь уртасы Россиянең күпчелек өлешләрендә агач утырту өчен иң кулай вакыт санала. Яңа Усы урманчылыгы да бу көннәрдә Торыш һәм Иске Карамалы урманнарында чыршы үсентеләре утыртты. – Быел урманда эш күп булды. 12 гектарда – яшь үсентеләр, 50 гектар мәйданда посадкаларга чыршылар өстәп утыртылды. Алар безнең питомникта үстерелә. 50 килограммнан артык каен орлыгы җыйдык. Аны Усы питомнигына чәчәбез. 1 тонна нарат күркәсе җыясыбыз бар. Чималны Минзәлә урманчылыгына киптерергә җибәрәбез. Күркәләр махсус температурада киптерелеп, әзер орлык Яңа Усы питомнигына кайтарыла. Үсенте агач булганчы биш ел вакыт уза. 1 тонна нарат күркәсеннән нибары 1 процент орлык чыга, – ди Усы урманчылыгы җитәкчесе Ринат Гыймранов. Яңа Усы урманчылыгының Яңа Усы, Иске Чакмак, Смыловка, Тат. Смыловка, Иске Смыловка, Островка, Горбуновка, Баек, Дусай, Сәфәр, Түреш, Торыш, Ольгино урма