Телеңне йотарлык компот! Сез дә ясап карагыз. Компотны көзге сорт алма белән кызыл миләштән ябам. Стерильләштерелгән банкага берничә алма (дүрткә бүлеп, төшләрен алам), берничә сап миләш, бер стакан песок салам һәм өстенә кайнар су коям. Тимер капкач белән ябып, берничә секунд болгатканнан соң төреп куям.