«Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе быел бишенче тапкыр үткәрелә. Бәйгенең юбилей елында премиаль фонд һәм катнашучылар саны арткан. Бу хакта «Татар-информ» яза. «Татар сүзе» Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла һәм телевизион проект буларак тормышка ашырыла. Быел бәйгегә 4500 гариза килгән. Жюри әгъзалары алар арасыннан 38 җиңүчене билгеләгән. Җиңүчеләр үзара 2 миллион сум премиаль фондны бүлешә. Бәйгегә Татарстанның барлык районнарыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән, Казахстан, Беларусь,Төркиядән дә гаризалар килгән. Иң яшь катнашучыга 2, иң олысына 100 яшь.
«Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе быел бишенче тапкыр үткәрелә
19 сентября 202519 сен 2025
~1 мин