Лилия Әскаровадан коймак рецепты. Моның өчен духовканың гриле өсте яна торганы кирәк. Газ яисә электр мичендә дә пешә. Камыр өчен кирәк: 1 л.җылымса су яисә ярты литр сот һәм ярты литр су 1 калак коры чүпрә 1 йомырка 1 аш кашыгы тоз 3 аш кашыгы песок 1 аш кашыгы майонез 2 кашык сыек май һәм он Куе каймак куелыгында камыр ясыйбыз. Камыр артык сыекта, куеда булырга тиеш түгел. Аннан җылы урынга куябыз. Кабарып менгәч, бер кат камырны болгатып төшерәбез һәм икенче тапкыр кабарып менгәч кенә пешерә башлыйбыз. Табаны өске өлешендә кыздырып, коймакларыбызны салып чыгабыз. Асты кызаргач, духовкага озатабыз. Духовканың грилен кабызырга кирәк. Өсте кызарып киткәч алабыз. Әзер коймакларыбызны каз мае яисә сары май белән майлап куясы гына кала. Тәмле булсын!