19 сентябрь көнне «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында «Салют» бәйгесе үтәчәк.
Исегезгә төшерәбез, әлеге бәйге традицион рәвештә 9 ел рәттән уздырыла торган чара.
«Салют» бәйгесендә иҗади яшүсмерләр катнаша. Бәйге дүрт номинациядә — җыр, бию, нәфис сүз, уен коралы номинацияләрендә үтәчәк. Шунысы сөендерә: бәйгенең киңлекләре торган саен үсә, киңәя.