Милек салымнарын түләргә онытмагыз. Вакыты да билгеле. Узган ел өчен милек салымнарын 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк. Бу хакта «Комсомольская правда» басмасы хәбәр итә. Юрист Юлия Замятина сүзләренчә, сентябрьдә үк салым түләүчеләр Федераль салым хезмәтеннән тиешле белдерүләр ала башлый. Хәбәрнамәләргә транспорт, җир салымы һәм физик затлар мөлкәтенә узган ел өчен салым кертелә. Бу түләүләр банклар, Росреестр, ЮХИДИ һәм башка ведомстволарның Федераль салым хезмәтенә тапшырган мәгълүматлары нигезендә автомат рәвештә исәпләнә. Түләү срогы-1 декабрьгә кадәр, шуннан соң түләү вакыты чыккан өчен пенялар исәпләнә башлый. Чыганак