Найти в Дзене
Газета «Туган як»

Каһарманны искә алдылар

Каһарманны искә алдылар Төрекмән урамнарын беләм әле, Канаулы да алар, сулы да. Читләренә үскән тирәкләре Шундый төзләр, шундый сылулар. Х.Мөҗәй. «Нур» клубында герой-якташыбыз Мөҗәй Хәйретдинне искә алуга багышланган митинг узды. 1944 елның 4 сентябрендә бу батыр кешенең йөрәге тибүдән туктады. Ул «Дахау» концлагеренда җәзаланган «хәрби әсирләрнең туганлык берлеге» яшерен антифашистик оешмасы җитәкчеләре белән һәлак булган.
Искә алу чарасына авылдашлары, шагыйрьнең туганнары, шәһәр халкы һәм 18нче мәктәп укучылары җыелды. Митингта шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыпов, сугыш, хезмәт, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары советы президиумы әгъзасы, шәһәр ветераннар комитеты рәисе, шәһәрнең Мактаулы гражданины Мәсгут Галләмов һәм Төрекмән бистәсе ветераннар советы рәисе Фәнур Бәшәров чыгыш ясады.
Герой-якташыбызны бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр.
Чара Мөҗәһит Хәйретдинов һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Каһарманны искә алдылар

-2
-3
-4

Төрекмән урамнарын беләм әле, Канаулы да алар, сулы да. Читләренә үскән тирәкләре Шундый төзләр, шундый сылулар. Х.Мөҗәй.

«Нур» клубында герой-якташыбыз Мөҗәй Хәйретдинне искә алуга багышланган митинг узды. 1944 елның 4 сентябрендә бу батыр кешенең йөрәге тибүдән туктады.

Ул «Дахау» концлагеренда җәзаланган «хәрби әсирләрнең туганлык берлеге» яшерен антифашистик оешмасы җитәкчеләре белән һәлак булган.
Искә алу чарасына авылдашлары, шагыйрьнең туганнары, шәһәр халкы һәм 18нче мәктәп укучылары җыелды.

Митингта шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыпов, сугыш, хезмәт, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары советы президиумы әгъзасы, шәһәр ветераннар комитеты рәисе, шәһәрнең Мактаулы гражданины Мәсгут Галләмов һәм Төрекмән бистәсе ветераннар советы рәисе Фәнур Бәшәров чыгыш ясады.
Герой-якташыбызны бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр.
Чара Мөҗәһит Хәйретдинов һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.