Аллаһ Тәгалә безне олуг гыйбадәткә – дога кылырга өйрәтә һәм гыйбадәтнең әҗер-савапларын да насыйп итә
Раббыбыз “догада булыгыз” дигән әмер белән генә чикләнмәде, бәлки, дога кылып яшәүче бәндәләренә сөенеч итеп, догаларына җавап бирергә, өметләнүчеләрнең өметләрен акларга, сораучыларга сораганнарын бирергә вәгъдә кылды: “Раббыгыз әмер бирде: “Миңа дога белән ялварыгыз – Мин сезгә җавап бирермен” (“Кичерүче”, 60). Бу вәгъдәсе белән Аллаһ безне догаларны күбрәк кылырга чакыра: “Сорагыз, җавабы – миннән”, – дип кызыктыра. Кеше тормыш итү дәверендә никадәр күбрәк, ешрак дога кылса, Аллаһ аны шулкадәр ныграк ярата.
Суфьян Әс-Сәүри дога кылганда, Аллаһка шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итә торган булган: “Әй, бәндәләре арасыннан иң күп сораучыларны сөюче! Әй, үзеннән сорамаучы бәндәләренә ачулы булучы! Син генә шушы сыйфатка ия, синнән башка андый зат юктыр, Раббым!” (Ибн Әби Хәтим риваяте).
Чыннан да, җир өстендә әллә нинди мөлкәт ияләре, әллә нинди байлар яши. Әмма, дөресен әйтергә кирәк, берсе дә күп сораганны яратмый. Ничек кенә киң күңелле, юмарт һәм ачык кеше булмасын, бер сорыйсың – бирә, ике сорыйсың – бирә, өченчесендә: “Тукта әле, синең оятың бармы?” – дип әйтә. Без – кешеләр шушы хәлдә. Әмма галәмнәр Раббысы, бәндәләре үзеннән ешрак сораган саен, аларны ныграк ярата.
Сәлмән Әл-Фәриси исемле сәхабә тапшырган хәдистә пәйгамбәребез: “Аллаһы Тәгалә – оялучан, юмарттыр. Ул кулын күтәреп дога кылучының кулларын буш калдырырга ояла”, – диде (Әбү Даут, Тирмизи, Ибн Хиббән риваятьләре).
Аллаһ Тәгалә бар кимчелекләрдән дә имин, аның без гөнаһлы бәндәләре каршында һич гаебе юк. Шуңа карамастан, Ул ояла икән. Раббысына иман китереп, аның рәхмәтенә өметләнеп, аның кодрәтенә таянып, аның бөеклеген танып, түбәнчелек белән кулларын сузучы бәндәсенең кулларын буш калдырырга ояла. Без – гаепле коллар гына, әмма күпвакыт ояла белмибез.
ҖАВАПЛАР КИЛӘ ТОРГАН ВАКЫТ
Һәр төннең ахыргы өлешендә Аллаһының безгә булган рәхмәте аеруча якын була. Ул безнең эчкерсез догаларыбызны, ихлас тәүбәләребезне көтә.
Пәйгамбәребез: “Һәр төннең өченче өлешендә Бөек Раббыбыз дөнья күгенә нүзүл кыла һәм бәндәләренә эндәшә: “Кем мине догалары белән чакыра – мин аңа җавап бирер идем. Кем миннән үз хаҗәтләрен сорый – сораганын насыйп итәр идем. Кем миңа үз гөнаһларыннан истигъфар кыла – аны кичерер идем” (Бухари һәм Мөслим риваятьләре).
Бу хәдискә галимнәребез мөтәвәтир дәрәҗәсен бирделәр. Бу – сахих-дөрес хәдисләрнең дә иң югары дәрәҗәдәгесе, чөнки аны пәйгамбәребездән 28 сәхабә тапшырган. Аллаһының нүзүл кылуы татар телендә “төшү” дип тәрҗемә ителсә дә, без Аллаһының ничек нүзүл кылуын белмибез һәм мәхлукларының сыйфатлары белән чагыштыра алмыйбыз. Аллаһының һичбер сыйфаты без бәндәләренең “Аның һичбер охшашы юктыр. Ул – ишетүче һәм күрүче” (“Киңәш”, 11).
Бу хәдистән без төннең ахырында Раббыбызның безгә аеруча якын булуын, бездән изге догалар көтүен беләбез. Шунысы гаҗәп: һичкемгә мохтаҗ булмаган Аллаһ: “Юк микән дога кылучылар – җавап бирер идем”, – дип көтә. Әмма бер генә мизгел дә Раббысының ярдәменнән башка яши алмаучы кеше җылы ятагында рәхәтләнеп йоклавын дәвам итә.
ҖАВАБЫ БУЛА, ӘММА...
Шушы һәм башка хәдисләрдән аңлашылганча, әгәр иман ияләре дога белән Раббыларына юнәлсәләр, аңа моң-зарларын сөйләсәләр, эчке серләрен ачсалар, Аллаһ аларны кире какмый; хаҗәте төшкәнгә сораганын бирергә, өметен баглаганның өметләрен акларга вәгъдә кыла. Аллаһ үз вәгъдәләрен бозмый. Ләкин доганың җавабы, күпләр уйлаганча, гади генә түгел. Аллаһ – чиксез хикмәт иясе, аның җавабы да хикмәт белән иңә.
Бервакыт бертөркем тугры мөэминнәр, Раббыларына юнәлеп, дога кылалар, ләкин догаларының җавабын күрмиләр. Бу хәлгә Ибн Хәҗәр хәзрәтләре шундый аңлатма бирә: “Доганың җавабы төрле була. Кайвакыт бәндә сораганына шунда ук ирешә, кайвакыт Аллаһ бәндәсенә чиксез хикмәте белән җавапны кичектерә, кайвакыт Аллаһ бәндәсенә сораганын түгел, бәлки, аннан да хәерлерәген бирә”.
Чыннан да, без ничек кенә тырышып дога кылсак та, Аллаһны догага җавап бирергә өйрәтә алмыйбыз, Ул үзе белә. Кайвакыт Раббыбыз нәрсә сорасак – шуны бирә, кайвакыт кичектерә. Еш кына Ул бүген сораган әйберләрне бирмәсә, күңел төшә, ләкин бер-ике көннән җавап килгәч: “Ярый әле кичә бирмәгән”, – дип сөенеп куясың. Аллаһ безнең өчен хәерле вакытын үзе белә. Кайвакыт Аллаһ кешегә бөтенләй ул сораганны түгел, башканы бирә. Кеше, белеменә һәм тәҗрибәсенә таянып, үзе өчен нәрсәнедер файдалы, кирәк дип белә, әмма Аллаһ без күрмәгәнне күрә. Шуңа күрә Ул, безгә булган рәхмәте белән, без сораганны түгел, бөтенләй башкасын бирә. Кеше исә тизрәк нәтиҗә чыгарырга ашыга. Бу синең Раббыңа булган иманның, ышанычның зәгыйфь булуын күрсәтә.
Кыз бер егетне ошатып, Аллаһыдан шуның белән тормыш коруын сорар, әмма ул егет аңа хәерле булмас. Аллаһ сөекле бәндәсенә хәерсез нәрсә бирергә теләми. Кечкенә бала ялтырап торган үткен пычак сораса, бирәсеңме? Әлбәттә, юк. Ник бирмисең? Балаң сорый бит, бирмәсәң – елый. Пычакны кызганып түгел, балаңа рәхим-шәфкатьтән бирмисең, чөнки син бала белмәгәнне беләсең. Аллаһ сакласын, сабый киселер яки башка берәүне җәрәхәтләр, дип куркасың. Аллаһ та, без бәндәләре һәлакәткә очрамасын, бәхетсез булмасын дип, сораган күп нәрсәләрне без теләгән рәвештә һәм без сораган вакытта бирми.
Губәдә ибн Самит тапшырган хәдистә пәйгамбәребез: “Җир өстендә яшәгән кайсы гына мөселман Аллаһы Тәгаләгә дога кылмасын, Аллаһ аның догасын кабул итә яки аны догасы микъдарында бер явызлыктан коткара”, – диде (Тирмизи риваяте).
Әбү Сәгыйть әл-Худри тапшырган хәдистә пәйгамбәребез әйтте: “Кайсы гына мөселман дога кылса, догасында гөнаһ яки туганлык җепләрен кисү булмаса, Аллаһ аңа өч нәрсәнең берсен бирер: яки догасын шунда ук кабул итәр, яки ахирәткә калдырыр, яки догасы микъдарында явызлыктан имин кылыр”. Сәхабәләр аннан: “Димәк, безгә күбрәк дога кылырга кирәкме?” – дип сорыйлар. Пәйгамбәребез аларга: “Күпме генә дога кылсагыз да, Аллаһныкы күбрәк”, – диде (Имам Әхмәд риваяте).
Бу хәдистән аңлашылганча, доганың эчтәлеге явызлыктан, дошманлыктан имин булса, Аллаһ сораганын шунда ук насыйп итә яки догасы дәрәҗәсендә әҗер-файдасын ахирәттә бирәчәк, яки догасы кадәр берәр явызлыктан имин кылачак. Шуңа, дога кылып, шунда ук җавабы килмәсә, догам кабул булмады дип, күңелне төшерергә кирәкми. Доганың кабул булу юллары без сораганнан киңрәктер.
Кеше Аллаһыга дога белән мөрәҗәгать иткәндә, доганың җавабы дога кылучының морадына ирешүе белән генә чикләнми. Гомумән, дога ул нәрсәдер сорау гына түгел. Аллаһка кулын күтәреп дога кылучы үзенең Раббысына булган ышанычын белдерә, аның гыйлеменә, чиксез хикмәтенә таяна. Ни өчен Аллаһ үз бәндәләренә эндәшкәндә: “Кем миңа дога белән ялвара – аңа җавап бирер идем. Кем миннән сорый – сораганын бирер идем”, – дип, дога кылу белән сорауны аерып әйтте? Дога кылу гади сораудан өстенрәк һәм аның җавабы да кеше сораган нәрсәдән киңрәк.
Кайсы гына гамәлне алсаң да, һәрберсенең кабул булу шартлары бар һәм, шул шартлар үтәлгәндә генә, гамәл кабул була. Тәһарәтсез намаз кабул түгел, ашау-эчүдән тыелмыйча ураза тотып булмый. Нәкъ шулай доганың да кабул булу шартлары һәм кабуллыктан мәхрүм итүче киртәләре бар. Гамәлеңнең шартларын үтәп савап алсаң, доганың шартларын үтәп, җавапка ирешәсең.
Йосыф Дәүләтшин, Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе.
Й. Дәүләтшинның “Дога дәресләре” китабыннан алынды.