Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

ул бу теләген тормышка ашыра алмый

ул бу теләген тормышка ашыра алмый. Үзе бара алмагач, әнисенә ниятен үтәргә кушкан. “Әни, син догалар кылырга үзең бар инде, син дога кылсаң, без исән калачакбыз”, - дигәч, кыз белән бергәләп барып, яуда булган солдатлар өчен догалар кылып, аларга хәерле гомерләр теләп кайттык”, - ди ул. Ананың бу адымы юкка түгел. Яраланып кайткан улы, илнең төрле шәһәрләрдә бик озак айлар госпитальләрдә дәвалана. Хәтта аңа улы янәшәсендә булу өчен ярты еллап Мәскәү яны өлкәсендә яшәп алырга да туры килә. Соңгы госпитальдән соң хәле яхшырды, дип шөкер итә Миләүшә. - Адәм баласы бу дөньяга сыналыр өчен киләдер, - ди Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин. – Миләүшә апа ялгызы дүрт баласын үстергән кеше. Бүгенге көндә улы ил сагында, яраланып кайтып, кабаттан хезмәткә китте. Һич уйламаганда аның гаиләсенә тагын бер зур сынау килде. Бөтен гаиләләре белән урамда калдылар. Аларны вакытлыча Балтачтагы кунакханәгә урнаштырып тордык. - Безнең авыл җирлеге башлыгы бик яхшы кеше. Әлмәттә идек. Иң беренч

ул бу теләген тормышка ашыра алмый. Үзе бара алмагач, әнисенә ниятен үтәргә кушкан. “Әни, син догалар кылырга үзең бар инде, син дога кылсаң, без исән калачакбыз”, - дигәч, кыз белән бергәләп барып, яуда булган солдатлар өчен догалар кылып, аларга хәерле гомерләр теләп кайттык”, - ди ул. Ананың бу адымы юкка түгел. Яраланып кайткан улы, илнең төрле шәһәрләрдә бик озак айлар госпитальләрдә дәвалана. Хәтта аңа улы янәшәсендә булу өчен ярты еллап Мәскәү яны өлкәсендә яшәп алырга да туры килә. Соңгы госпитальдән соң хәле яхшырды, дип шөкер итә Миләүшә.

- Адәм баласы бу дөньяга сыналыр өчен киләдер, - ди Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин. – Миләүшә апа ялгызы дүрт баласын үстергән кеше. Бүгенге көндә улы ил сагында, яраланып кайтып, кабаттан хезмәткә китте. Һич уйламаганда аның гаиләсенә тагын бер зур сынау килде. Бөтен гаиләләре белән урамда калдылар. Аларны вакытлыча Балтачтагы кунакханәгә урнаштырып тордык.

- Безнең авыл җирлеге башлыгы бик яхшы кеше. Әлмәттә идек. Иң беренче ул шалтыратып хәлемне белде. Миләүшә апа борчылма, бөтен нәрсәң дә булыр, диде. Аңа, безгә тиз арада ярдәм кулы сузган авыл халкына Аллаһының рәхмәте булсын, - ди Миләүшә.

Кышка кергәндә алар бернәрсәсез калды. Урамда калган әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләге булган кешеләр 89083310745 телефон номеры аша Миләүшә Галәветдинова исеменә теркәлгән банк (Сбербанк яки Тбанк) счетына “Помощь погорельцам” дип язып, акча күчерергә мөмкин. Көчтән килгәнчә бераз ярдәм итик әле.

Лилия Нурмөхәммәтова,

Шәһри Казан