30 август таңында Балтач районының Бөрбаш авылында Миләүшә Галәветдиновага хуҗалыгында янгын чыга. Бу вакытта Миләүшә ханым ике улы белән өйдә булмый, килен белән онык йоклап ятканда, кемдер уятып, тиз арада өйдән чыгарга куша. - Ул кешегә Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте яусын, - ди Миләүшә. – Бер ир кереп, янасыз, дип киленне уяткан. Ул вакытта бөтен йорт-җир дөрләп янган вакыт була. Өйгә кереп, баланы одеялга төреп алып чыккан. Аны күршедәге Ринат абый белән Лариса апаларга кертеп куя. Бу кешенең кем икәнен Бөрбашта белүче юк. Авыл халкы татлы йокыда вакытта, иртәнге дүртенче яртылар тирәсендә аның Шәмәрдән-Балтач юлыннан үтеп барышы булырга тиеш. Янгынны күреп, авыл эченә керә, бөтен урамны яңгыратып машинасын кычкыртып бара, тавышка урам халкы уяна. Авылны зур бәладан коткаручы ул кеше янган йортка туктап, ярдәмгә ашыга. Миләүшә ханым әйтүенчә, киленнәре югалып кала, йорттан берни алып чыга алмый, телефонын ала да урамга йөгерә. Үзләрен коткарган кешегә рәхмәтен дә әйтә алмый. Кичтән М
30 август таңында Балтач районының Бөрбаш авылында Миләүшә Галәветдиновага хуҗалыгында янгын чыга
2 сентября 20252 сен 2025
2
3 мин