Найти в Дзене

Ризаэтдин Фәхретдин Мәүлид бәйрәме турында

Һич шөбһә юктыр ки, дингә мөнәсәбәтле бер нәрсә, гасре сәгадәттән [пәйгамбәр заманыннан] мирас буларак калса, соңгы буыннар сәләфләрдән [пәйгамбәр заманында һәм аннан соң яшәгән берничә буыннан] алып дәвам иттереп килсәләр, моңа әһәмият бирергә, хәтта ки шәргый бер дәлил итеп санарга тиешле. Сәләфләр гасырыннан калган эш һәм мирас могтәбәр. Фәкать 12 рабигыль-әүвәл көнендә бәйрәм итеп килү гасре сәгадәттән мирас булып калган бер нәрсәме? Һиҗрәттән соң өч гасыр үткән һәм бу вакыт эчендә мөселманнар Мәүлид бәйрәмнәре ясау түгел, хәтта исеме булмаганын белә. Хафиз Ибне Хәҗәр: “Мәүлид гамәленең асылы – бидгать, өч гасырдагы изге сәләфләрнең берсеннән дә китерелмәде. Ләкин шулай булса да, ул үз эченә яхшысын да, яманын да алган. Аны уздыруда яхшылыкны булдырырга тырышса һәм капма-каршысыннан сакланса – ул вакытта яхшы бидгать була, юк икән – булмый”, – дигән. Хакыйкатьтә, сәләф, табигыйннар һәм сәхабәләр заманында Мәүлид бәйрәме ясау гадәте булса, моның көне Корбан һәм Фитыр [Рамазан] гает

Һич шөбһә юктыр ки, дингә мөнәсәбәтле бер нәрсә, гасре сәгадәттән [пәйгамбәр заманыннан] мирас буларак калса, соңгы буыннар сәләфләрдән [пәйгамбәр заманында һәм аннан соң яшәгән берничә буыннан] алып дәвам иттереп килсәләр, моңа әһәмият бирергә, хәтта ки шәргый бер дәлил итеп санарга тиешле. Сәләфләр гасырыннан калган эш һәм мирас могтәбәр. Фәкать 12 рабигыль-әүвәл көнендә бәйрәм итеп килү гасре сәгадәттән мирас булып калган бер нәрсәме?

Һиҗрәттән соң өч гасыр үткән һәм бу вакыт эчендә мөселманнар Мәүлид бәйрәмнәре ясау түгел, хәтта исеме булмаганын белә. Хафиз Ибне Хәҗәр: “Мәүлид гамәленең асылы – бидгать, өч гасырдагы изге сәләфләрнең берсеннән дә китерелмәде. Ләкин шулай булса да, ул үз эченә яхшысын да, яманын да алган. Аны уздыруда яхшылыкны булдырырга тырышса һәм капма-каршысыннан сакланса – ул вакытта яхшы бидгать була, юк икән – булмый”, – дигән. Хакыйкатьтә, сәләф, табигыйннар һәм сәхабәләр заманында Мәүлид бәйрәме ясау гадәте булса, моның көне Корбан һәм Фитыр [Рамазан] гаетләре көннәре кебек билгеләнгән һәм бу сәбәптән дә сира [пәйгамбәрнең тормыш юлын] язучыларның бу дәрәҗәдә каршылыкларына юл калмаган булыр иде.

Риваятьләргә күрә, иң элек Мәүлид бәйрәме иткән ислам хөкемдары – Ирбил падишаһы булган Күкбүре ([һиҗри] 630 елда вафат). Әндәлүс хафизларыннан һәм безнең бу мәкаләләребездә мөнәсәбәт белән исеме искә алынган Ибне Дәхия ([һиҗри] 623 ел 4 рабигыль-әүвәлдә Мисырда вафат булды), Шәрекъ сәфәрендә бу хөкемдарга очрау белән Мәүлид (Мәүлид бәйрәме мөселманнар аласына чит бер милләттән керде, дигәннәр дә бар) турындагы игътибарын күреп, “Әт-тәнвир фи мәүлид әс-сираҗ әл-мүнир” исемле бер китап язган һәм моның бәрабәренә Күкбүре тарафыннан мең алтын бүләк итеп бирелгән. (“Фәтх әт-таййиб”, т. 1, б. 271).

Мәүлид бәйрәме ни кебек эшләрдән гыйбарәт булырга тиешле? Шәригать ноктасыннан каралганда, Мәүлид бәйрәмнәре итү турында Мәүлид сылтавы белән бер-берен сыйлашып, симерешеп йөрүләре дөресме? Дөрес булса, гүзәл бер эшме? Бу гадәтнең ислам фәкыйрьләре һәм шәкертләре өчен берәр файдасы бармы? Дини хисләрне куәтләндерер өчен тәэсир итәме? Күкбүредән элек ни кадәр хөкемдарлар һәм хәлифәләр кичеп киткән хәлдә, ни өчен мондый бер әмергә көч куймаганнар? Юкса болар арасында Күкбүре кадәр “бар ителгәннәрнең башлыгы” [Мөхәммәд пәйгамбәр] әфәндебез хәзрәтләренә мәхәббәт итүчеләр булмадымы? Бу турыда безнең сүзебез юк. Бу мәсьәлә һәр ни кадәр безгә мәгълүм булмаса да, үзенең ияләре тарафыннан хәл ителгән һәм карарлаштырылган булса кирәк. Безнең сүзебез шундадыр ки, әфәндебез [Мөхәммәд] пәйгамбәрлегеннән ничә гасырлардан соң барлыкка килгән бер гадәт, туу кебек тарихи мәсьәлә хакында дәлил булмас. Менә шуның өчен без 12 рабигыль-әүвәл хакында Мәүлид бәйрәмнәре ясалып торуны дәлил итеп санарга лаек тапмадык.

Р. Фәхретдин.

"Шура" журналы. - 1910. - № 3. - Б. 69-70.