Бүген Шубан авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Тантанада район башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Вера Сергеевна Семёнова, районның баш табибы Рамил Сәфәров катнашты. — Республика программасы нигезендә әлеге сәламәтлек биналарының ачылуы буенча нәтиҗәле эш алып барыла. Менә бүген Шубан авылында да яңа ФАП сафка басты. Бу шундый 20нче фельдшер-акушерлык пункты. Иң мөһиме – ул халыкка тиешле хезмәт күрсәтсен. Шулай да бирегә авырып азрак килсәгез иде, – дигән теләкләрен ирештерде Рамил Нотфуллин үз чыгышында. Яңа ФАП барлык заманча таләпләргә туры китереп эшләнгән. Символик кызыл тасма киселгәч, барысы да пунктның эченә үттеләр, андагы уңайлыкларны күреп, бик сөенделәр.
Бүген Шубан авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды
30 августа 202530 авг 2025
~1 мин