Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә мәртәбә ассызыклаганча, махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү республика җитәкчелеге эшенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Аның кушуы буенча ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды махсус операция катнашучыларының гаиләләренә социаль ипотека буенча өстенлекле тәртиптә фатир алырга мөмкинлек бирә торган яңа программа әзерләгән, дип яза Татар-информ. Программада катнашу өчен түбәндәге шартлар билгеләнгән: гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булырга (гаиләнең бер әгъзасына 18 квадрат метрдан азрак торак мәйданы туры килергә), гаиләнең һәр теркәлгән әгъзасына яшәү минимумыннан ким булмаган кереме булырга, шулай ук гаилә Татарстанда теркәлгән булырга тиеш. Гариза бирүчеләрнең яше яки эш урынына карата чикләүләр юк. Катнашу өчен гаризаны теркәлү урыны буенча башкарма комитетка бирергә мөмкин. Яңа чарадан шулай ук башка социаль ипотека программалары буенча чиратта торган гаиләләр дә файдалана ала.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә мәртәбә ассызыклаганча, махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү
29 августа 202529 авг 2025
~1 мин