Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 2024 ел йомгаклары буенча «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» һәм «Массакүләм мәгълүмат

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 2024 ел йомгаклары буенча «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» һәм «Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту» республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бәйгедә безнең районның муниципаль хезмәтәкәрләре дә җиңүләр яулады. Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин «Җирле үзидарә органының иң яхшы җитәкчесе – Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегендә һөнәр берлегенең социаль партнеры» номинациясендә, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Рөстәм Рафис улы Заһидуллин «Социаль үсеш», Нөнәгәр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәхилә Шамил кызы Гафиятуллина «Авыл җирлеге эшчәнлегендә «Электрон хуҗалык китабы» мәгълүмат — аналитика системасыннан нәтиҗәле файдалану» номинацияләрендә лауреат булып танылдылар. Балтач районы Башкарма комитетының икътисад һәм фаразлау бүлеге башлыгы Руслан Альберт улы Михайлов «Икътисад, финанслар һәм муниципаль милек» номи

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 2024 ел йомгаклары буенча «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» һәм «Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту» республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Бәйгедә безнең районның муниципаль хезмәтәкәрләре дә җиңүләр яулады.

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин «Җирле үзидарә органының иң яхшы җитәкчесе – Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегендә һөнәр берлегенең социаль партнеры» номинациясендә, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Рөстәм Рафис улы Заһидуллин «Социаль үсеш», Нөнәгәр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәхилә Шамил кызы Гафиятуллина «Авыл җирлеге эшчәнлегендә «Электрон хуҗалык китабы» мәгълүмат — аналитика системасыннан нәтиҗәле файдалану» номинацияләрендә лауреат булып танылдылар. Балтач районы Башкарма комитетының икътисад һәм фаразлау бүлеге башлыгы Руслан Альберт улы Михайлов «Икътисад, финанслар һәм муниципаль милек» номинациясендә Рәхмәт хатына лаек булды.

Җиңүчеләрне ихлас күңелдән котлыйбыз!