РФ Мәгариф министрлыгы яңа уку елына каникуллар графигын тәкъдим итте. Мәгълүмат министрлыкның Telegram-каналында урнаштырылган. Ведомство җитәкчесе Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, көзге каникулларны – 2025 елның 25 октябреннән 2 ноябренә кадәр (бәйрәм көннәрен, 3 һәм 4 ноябрьләрне исәпкә алып), кышкы каникулларны – 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр, язгы каникулларны – 2026 елның 28 мартыннан 5 апреленә кадәр, ә җәйге каникулларны 2026 елның 27 маеннан 31 августына кадәр уздырырга тәкъдим ителә, дип яза Татар-информ . Яңа уку елы 2025 елның 1 сентябреннән 2026 елның 26 маена кадәр дәвам итәчәк. Шул ук вакытта каникулларның минималь озынлыгы җиде көн тәшкил итә.
РФ Мәгариф министрлыгы яңа уку елына каникуллар графигын тәкъдим итте
19 августа 202519 авг 2025
~1 мин