Түләүсез дарулар: аларны кемнәрнең алу хокукы бар? Кайбер дару препаратлары социаль хезмәтләр исемлегенә керә. Татарстанда нинди категорияләргә керүчеләр аларны түләүсез алырга мөмкин. Бу хакта тулырак Татар-информ язмасында. Кемнең бушлай даруларга хокукы бар - инвалидлыклары булган кешеләр; - сугышчан хәрәкәтләр ветераннары; - Бөек Ватан сугышы ветераннары; - нацистлагерьларының элеккеге тоткыннары; - аварияләр яки атом-төш сынаулары аркасында радиация йогынтысына дучар булган гражданнар; - Советлар Союзы яисә Россия Федерациясе Геройлары; - Социаль хезмәт геройлары, шулай ук Дан һәм Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалерлары. Нинди даруларны бушлай алырга мөмкин - тормыш өчен кирәкле дип табылган дарулар; - дәвалау өчен кирәкле медицина эшләнмәләре; - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус дәвалау туклануы.
Түләүсез дарулар: аларны кемнәрнең алу хокукы бар? Кайбер дару препаратлары социаль хезмәтләр исемлегенә керә
18 августа 202518 авг 2025
~1 мин