Найти в Дзене

Ч.5. Экспедиционные материалы. Духовная культура. Җырлар (2).

Экспедиция Р.К. Уразмановой в Омскую область, 22.08-11.09.1994. Обработано: Г.Ф. Габдрахмановой, Л.З. Сулеймановой. Җырлар 89. Ал помидор чәчәге, (гөл помидор) Гөл помидор чәчәге; Алга килми белеп булмый Башның ни күрәчәген. 90. Әнә килә автомобиль Төягәннәр дилбегә, Ямьле Иртыш буйларында Калсын тавыш билгегә. 91. Бу дөньяда, сад-бакчада Ике чәчәк бар диләр, Аның берсен – яшьлек гомер, Берсен – сөйгән яр диләр. 92. Алтын тешкә кызыкмагыз, Алтын теш сирәк була; Матур ярга кызыкмагыз Матур яр сирәк була. 93. Безнең бакча бүлем-бүлем Бер бүлеме карагат; Берегез – алма чәчәге, Берегез – виноград. 94. Безнең круг ямьле круг, Гаеп итмәгез берүк; Дустым диеп дошманнарга Сер сөйләмәгез берүк. 95. Ай икегез, икегез, икегезнең битегез Икегез дә пар килгәнсез Рәхәт гомер итегез. 96. Ак пароходлар кычкырта Агыйдел борлыганда Тагын ниләр күрәсем бар Алдагы тормышымда. 97. Агыйделгә төшә яздым, Суларын эчә яздым; Канатлы кошлар артыннан Канатсыз оча яздым. 98. Агыйдельнең аръягында Җырлап утын кис
Л.А. Фаттахов «Сабантуй». 1957 г. Холст, масло. 150х273 ГМИИРТ. Ж-1373
Л.А. Фаттахов «Сабантуй». 1957 г. Холст, масло. 150х273 ГМИИРТ. Ж-1373

Экспедиция Р.К. Уразмановой в Омскую область, 22.08-11.09.1994.

Обработано: Г.Ф. Габдрахмановой, Л.З. Сулеймановой.

Җырлар

89. Ал помидор чәчәге, (гөл помидор)

Гөл помидор чәчәге;

Алга килми белеп булмый

Башның ни күрәчәген.

90. Әнә килә автомобиль

Төягәннәр дилбегә,

Ямьле Иртыш буйларында

Калсын тавыш билгегә.

91. Бу дөньяда, сад-бакчада

Ике чәчәк бар диләр,

Аның берсен – яшьлек гомер,

Берсен – сөйгән яр диләр.

92. Алтын тешкә кызыкмагыз,

Алтын теш сирәк була;

Матур ярга кызыкмагыз

Матур яр сирәк була.

93. Безнең бакча бүлем-бүлем

Бер бүлеме карагат;

Берегез – алма чәчәге,

Берегез – виноград.

94. Безнең круг ямьле круг,

Гаеп итмәгез берүк;

Дустым диеп дошманнарга

Сер сөйләмәгез берүк.

95. Ай икегез, икегез, икегезнең битегез

Икегез дә пар килгәнсез

Рәхәт гомер итегез.

96. Ак пароходлар кычкырта

Агыйдел борлыганда

Тагын ниләр күрәсем бар

Алдагы тормышымда.

97. Агыйделгә төшә яздым,

Суларын эчә яздым;

Канатлы кошлар артыннан

Канатсыз оча яздым.

98. Агыйдельнең аръягында

Җырлап утын кисәләр;

Миңа дигән матур кызлар

Алма ашап үсәләр.

99. Төркем-төркем куйлар килә,

Уртасында бер кара;

Киләчәктә рәхәт курер

Тырышып укыган бала.

100. Машинага утырсаң,

Бара да бара икән;

Яшь йөрәккә ут кабынса,

Яна да яна икән.

101. Казан ерак, Казан ерак,

Казаннан Мәскәү ерак,

Кайтыр идем илем ерак

Кайтмасам яна йөрәк.

102. Без үскәндә, үскән идек;

Тал тармаклары кебек,

Үсеп җиткәч таралыштык

Кош балалары кебек.

103. Өй артында шомыртым

Яннарында бөрлегән,

Сине сөям, сине көтәм,

Син бит минем бер генәм.

104. Әнә килә автомобиль

Төягәннәр керосин.

Кулларыңа чәчәк тотып,

Төшләремә керәсең.

105. Алсу алма кисәк-кисәк

Чәчләремне үрәлмим,

Ай белән кояшны күрәм,

Сезне генә күрә алмыйм.

106. Уйна дустым гармоныңны

Син матур уйнатасың,

Син матур уйнатасың да,

Төрле уйлар уйлатасың.

107. Агыйделдә ак пароход

Чылбырларны бумаган.

Алма алсу, чия кызыл

Син шуларга охшаган.

108. Аклы ситса күлмәгемнең

Якалары каерма,

Аерылсак та күрешербез

Яникәем, кайгырма.

109. Агыйделдән агып килә

Пароход киштәләре,

Син бит миңа, җаныкаем,

Оҗмах фирештәләре.

110. Китеп калдың, карап калдым

Һава флотларына

Читтән торып салдың иркәм

Мәхәббәт утларына.

111. Ишек алдым яшел чирәм

Атларга тазык кына,

Сүзләребез бетмәс инде

Хатларга язып кына.

112. Агыйделнең күбеген

Җыеп алдым бер уйман.

Нурлы йөзләрем саргайган

Аулак йөреп, сине уйлап.

113. Агыйделдә йөрсәм иде

Камыштан коймә үреп.

Талга басып, былбыл булып,

Сөйләшсәм иде күреп.

114. Өй түремә гөл түгелгән,

Күгәрченнәр күмелгән;

Җаның сөйсә, гаҗәп икән

Һич тә китми күңелдән.

115. Агыйделгә төшеп карыйм,

Агыйделдә йөзә алмыйм.

Түзәм авыр хәсрәтләргә

Сагнуларга түзә алмыйм.

116. Егетнең җиккән аты

Тимгел, тимгел тимер кук.

Читтә йөрегән кыз баланың

Елаган көне бик күп.

117. Стена сәгатем суга,

Минутын белеп кенә,

Төнлә төшләремдә күрәм,

Торасыз көлеп кенә.

118. Тальян дигән гармоньнарны

Уйныйлар тартып-тартып,

Сәхраларда бер гөлем бар,

Сез алардан мең артык.

119. Алмагачтан алма алырга,

Камышлыктан юл салдым,

Сез дусларны уйлый-уйлый

Камыштан нечкә калдым

120. Әнкәем сиңа бүләгем,

Кара сатин күлмәгем;

Михнәтемне күреп-күреп,

Рәхәтемне күрмәдең.

121. Бара торгач, мин утырдым,

Бадлан төпләренә;

Әнекәем риза бул

Имезгән сөтләреңә.

122. Әтекәем-әнекәем,

Казларым, үрдәкләрем,

Чит илләрдә вафат булсам,

Өзелер үзәкләрең.

122. Кара пәрдә шәлләремне

Кичә алыштым икән,

Ташлый торган ярлар белән

Нигә таныштым икән.

123. Утырдым өстәлләремә,

Алдым кәламнәремне,

Бер күрергә зарлар булып

Яздым сәламнәремне.

124. Ак перчаткалар кияргә,

Кая синең ак кулың

Яр өстенә яр сөяргә,

Кая синең акылың.

125. Утырдым машина,

Утырсам, китәрмен, дип

Сөймәдем башка ярларны,

Калдырып китәрмен дип.

126. Дустымны төшемдә күрдем,

Кепкасын түбән кигән

Тагы түбән кияр әле

Миннән түбәнне сөйгән.

127. Карлыганнар ашар идем

Тия шул тешләремә

Сары сандугачлар булып

Керәсең төшләремә.

128. Зәңгәр чәчәк җыя-җыя

Зәңгәрләнде кулларым,

Хуш-исән бул, аерылыштык,

Ятка бирмә кулларың.

129. Уфа дисең дә карыйсың,

Артларыңа кайрылып.

Әллә синең дә калдымы

Сөйгән ярың айрылып?

130. Уфаларга баруларың

Гөл, сирень өчен генә,

Януларым, коюләрем

Гел синең өчен генә.

131. Агыйделгә төшкән идем,

Тартмадың беләгемнән;

Мәкнең ап-ак чәчәге кебек

Китмәдең йөрәгемнән.

132. Агыйделгә күпер салдым,

Ак кает сайлап кына;

Яннарыңа барыр идем

Кош булып сайрап кына.