Республика һәм район юлларындагы торыш, юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау өчен район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшин белән аралашып алдык. — Юллардагы фаҗигаләрне булдырмый калуда шоферлар гына түгел, җәяүлеләр дә юл кагыйдәләрен үтәп хәрәкәт итәргә тиеш, — ди Искәндәр Рашатович. Быелның җиде аенда Татарстан территориясендә 1755 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 163 кеше һәлак булган һәм 2138 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Районыбыз территориясендә җиде ай эчендә җитди 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, 2 кеше һәлак булган. Үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре — каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү, тизлек режимын сакламау, иминлек каешларын куймау, автомобиль белән арыган хәлдә яки алкогольле эчемлек кулланган килеш идарә итү. Иң авыр нәтиҗәләргә китерә торган юл-транспорт һәлакәтләре булып, транспорт чараларының кара-каршы бәрелешүе тора. Республикада юл хәрәкәте ка
Республика һәм район юлларындагы торыш, юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау өчен район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе
17 августа 202517 авг 2025
3 мин