Регионнарда контракт нигезендә хезмәт итүчеләргә түләүләр артты. Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар Дажгын Гасанов белән шул хакта сөйләштек. – Дажгын Гаджиевич, контракт төзүчеләргә түләүләр артты, дип беләбез... – Әйе, Татарстанда контракт төзүчеләргә түләү күләме артты. Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелүче түләү хәзер 3,1 миллион сум тәшкил итә. Ел башыннан түләү суммасы өч тапкыр артты. Бу – илдә иң югары түләүләрнең берсе. 3,1 миллион сумның 2,7 миллионын – республика, 400 мең сумын РФ Оборона министрлыгы түли. Хәрби хезмәткәрләр ай саен 210 мең сум һәм аннан да югарырак акчалата түләү алачак. – Контракт төзегән хәрбиләргә тагын нинди ярдәм каралган? – Хәрбиләргә экипировка бирелә, частька барганда юл чыгымнары түләнә. Тиз арада документларны рәсмиләштерергә һәм медицина комиссиясе үтәргә ярдәм күрсәтелә. ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлгән сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына да ярдәм күрсәтелә. Махсус хәр